Бүген район башлыгы М.Зиатдинов җитәкчелегендә районның 85 – еллык юбилеена багышланган оештыру утырышы булып узды.
Бүген район Советының Актлар залында ТР ның хезмәт белән тәэмин итү Министры урынбасары Ирина Просверякова инвалидларга яшәү шартлары тудыру буенча өйрәтү семинары уздырды. Аның эшендә халыкка соөиалҗ хезмәт күрсәтү, мәгариф,культура, сәламәтлек саклау торак коммуналь сфера хезмәткәрләре катнашты.
25 нче март - культура хезмәткәрләре көне Нәкъ шул көнне Кляечино авылында бара торган 50 урынга исәпләнгән авыл клубы туөзелешен карарга барабыз.
31 нче мартта күпквартиралы йортларда ремонт уздыру буенча квалификацион сайлап алу узды.
1943 нче елның мартында Союз йортының колонналар залында Мәскәү балалары яраткан язучылары белән очрашуга җыелды. Бу очрашуда Агния Барто, Самуил Маршак, Сергей Михалков и Михаил Пришвин кебек күренекле язучылар катнашты. Аны оештыручы Л. Кассиль булды. Шулай итеп язгы каникулларда китап яратучылар акциясе оештырыла башлады.
Юрий Камалтынов әйтүенчә, “Бердәм Россия” партиясе алдан ук тавыш бирүне оештыра торган бердәнбер политик партия. Мондый традиция 2009 нчы елда башланган. Аның процедураларында гына үзгәрешләр бар.
Быел районның 85 – еллыгына багышланган чаралар бара. Шул исәптән кичә Коргуза культура йортында “Без район белән бер яшьтә” дигән очрашу булып узды. Анда юбилярлардан Гущина Наталья Евдокимовна, Евграфова Александра Павловна, Шилина Елена Ивановна и Гатилов Павел Михайлович чакырылган иде.
Коргуза авыл җирлегендә 6 нчы мартта үткәрелгән референдум кысаларында халыктан акча җыю бара.
Республикада санитар – экологик 2-айлык алдыннан ТР ның экология Министрлыгының территориаль идарәләрендә “кайнар линия” ачылды.
Кичә ТР ның культура Министрлыгында” Татарстан музейларының актуаль проблемалары” дигән темага фәнни – гамәли семинар уздырылды. Анда безнең районнан Туган якны өйрәнү музее директорыА.Решетова катнашты.