ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2016 ел
якшәмбе

Кичә Югары Ослан җирендә 2016 нчы ел рус җыры” конкурсының зона этабы булды.

Хөрмәтле халыкнка көнкүреш хезмәте күрсәтү ветераннары һәм вәкилләре! Сезне прфессиональ бәйрәмегез белән котлыйбыз!


19
март, 2016 ел
шимбә

19 нчы мартта район башлыгы Марат Зиатдинов Район Советы һәм Башкарма комитеты киңәшмәсе уздырды.


18
март, 2016 ел
җомга

Шул исемдәге социаль-гуманитар проектны тормышка ашыру кысаларында безнең район депутаты Черемнов Александр картлар һәм инвалидлар интернатына диван бүләк итте. Бу проектның максаты да - ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә көнкүреш шартларын яхшырту. Ул диванны интернатның кунаклар каршы ала торган бүлмәсенә урнаштырдылар.

Районның территориаль үсеш бүлеге транспортны газ моторына күчергәндәге субсидияләр турында мәгълүмат бирә.

18 нче мартта район башлыгы Марат Зиатдинов ТР Президенты җитәкчелегендәге ТР һәм РФ регионнары предпринимательләре җыенында булып кайтты.

Бүген Юматово авылының олы яшьтәге Тимохина Антонина Петровнага – 90 яшь. Аны юбилее белән котларга районнан С.Осянин, Татар Борнашы авыл җирлеге башлыгы С.Бурукин, ветераннар Советы рәисе Р.Троицкая һәм социаль яклау бүлеге башлыгы Т. Васильева килде. Кунаклар юбилярга В.В.Путинның котлау открыткасын, бүләкләр һәм җылы сүзләр җиткерделәр.

2016 нчы елның 14 нче мартында ТР Министрлар Кабинеты чыгарган “Авыл хуҗалыгы өлкәсенә дәүләт ярдәме” дигән 138 нче карарында кешеләрнең шәхси хуҗалыгын үстерү өчен субсидияләр каралган. Шәхси фермерлар ул акчага яшь бозаулар, аларга азык сатып алачаклар.

Һәркемгә дә мәгълүм: теләгән бер җирдә бина төзергә ярамый. Ул кагыйдәләрне бозу күп очракта кешеләрне судлаштырып бетерә. Шуңа күрә игътибар итегез!

18 нче мартта район гражданнарын Идел буе регионара табигатьне саклау прокуроры урынбасары О.А.Даминов кабул итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International