Район торак пунктларында озак еллар янгын куркынычсызлыгын саклап, үзеннән күп хезмәт керткән хезмәткәрләр арсында район башлыгының Рәхмәт хаты белән түбәндәгеләр бүләкләнде:
15 нче мартта гимназия укучылары Тухватуллина Гөлшат (8нче сыйныф), Хөсәенова Зилә (7нче сыйныф ) татар теле укытучысы Зиганшина Р.А җитәкчелегендә Яшел Үзән шәһәрендәге 3нче гимназиядә үткәрелгән “Күренекле татарлар” төбәкара фәнни-эзләнү конференциясендә катнаштылар.
Бүген районның балалар китапханәсендә “Әдәби музей герое» иҗади конкурсы булып узды.
Кичә район больницасы хезмәткәрләре фельдшер-акушер профессиясенә студентларны тарту максаты белән Яшел Үзән медицина училищесына барып кайтты. Яшьләр сәламәтлек саклау учреждениеләренең структурасы, яшь белгечләрне социаль яклауга юнәлтелгән чаралар белән таныштылар. Аларга Югары Ослан районының үсеш перспективалары турында сөйләделәр.
Урамда – яз. Шуңа күрә күбесе үз дачалары, орлыклар, яраткан хезмәте, түтәл утырту, табигать белән аралашу турында хыяллана башлады.
“Авыл җирлекләрен капиталь ремонтлау” дигән дәүләт программасы кысаларында ООО «СпецСтройИнжиниринг» подряд оешмасы Печище авылының клубына ремонт ясый башлады. Ул эшне түбә ябудан башладылар.
“2020 нче елларда Авыл җирлеге территорияләренең тотрыклы үсеше” максатчан программасының типовой Нигезләмәсе кысаларында хезмәт договоры буенча эшли торган гражданнарга, яшь гаиләләргә, яшь белгечләрне учетка куеп, аларга торак бүленеп биреләчәк:
ТР ның культура Министрлыгы планы нигезендә республиканыңтрадицион культураны үстерү Үзәге “2016 нчы ел рус җыры” конкурсы үткәрә.
Районның “Ослан яшьләре” иҗтимагый оешмасы “Ел активы” республика конкурсының беренче этабын уңышлы тәмамлады. Икенче этапка 46 оешма арасыннан 20 се узды. 3 нче этапка бары тик иң яхшы дип тапкан10 катнашучы үтәчәк.
12 нче марттарайонның картлар һәм инвалидлар интернатында яшәүчеләр Галиәскәр Камал исемендәге театрга һәм Иске татар Бистәсенә сәяхәт кылды.