ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2016 ел
җомга

11 нче мартта район үзәк китапханәсендә “Тере классика” халыкара конкурсы булып узды. Анда 8 мәктәп катнашты. Нәтиҗәләр:

14 нче мартта район Советы залында чираттагы тугызынчы сессия утырышы булачак.

Югары Ослан прокуратурасы 67 яшьлек Александр Жарковка суррогат аркы сату буенча җинаять эше ачты. Бу РФ җинаять Кодексының 238 нче маддәсе 1 нче бүлегенә туры килә.

Кичә ТР ның Мәгариф министрлыгы балалардан, ата-аналардан законсыз рәвештә акча җыю очракларына караган видеокиңәшмә уздырды. Аның эшедә Президент идарәсе башлыгы И.Гущин катнашты.

Хөрмәтле коллегалар!

Барлык беренчел профсоюз оешмаларын Югары Осланда узачак “Масленица коймаксыз булмый!” дигән конкурста катнашырга чакырабыз.

Кичә Казан Кремленең зур залында Президент каршындагы коррупциягә каршы Советының киңәшмәсе узды. АНДА БЕЗНЕҢ РАЙОННАН Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов һәм район башлыгының коррупциягә каршы эш буенча ярдәмчесе Хәтирә Тихонова катнашты.


10
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

1 ай эчендә шундый зур эш башкарды төзүчеләр! Стеналарны бөтенләй яңадан эшләделәр, матурлаттылар, электр челтәре, җылыту системасы бөтенләе белән алыштырылды, ишекләр, тәрәзәләр, сәхнә – яңа. Хезмәткәрләргә кабинет! Бар да яңа!

Бүген Олы Мәми  авылына Звениговодан ирле-хатынлы Тимиряевлар гаиләсе кайтты. 60 нчы елларда бу җирләр аларның туган яклары булган икән. Ә хәзер әле туганнары исән. Алар авыл җирлеге башлыгы Н.Скарлухин белән очраштылар. Үзләренең тарихларын сөйләделәр.

4-6 март көннәрендә Уруссуда ТР ның гирь күтәрү спорты буенча беренчелеге узды. Анда Татарстанның барлык районнарыннан 100 гирьче катнашты.

Кызыл Байрак авылында яшәүче Галиәхмәтова Әминә Кәлимулла кызын 90 яшьлек юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары С.Осянин, ветераннар Советы рәисе Р.Троицкая, социаль яклау бүлеге башлыгы Т.Васильева килделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International