ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2020 ел
җомга

Май җитте, көннәр җылытты, нихаять, кояш кыздыра башлады, димәк, бәрәңге утыртырга да вакыт җиткән. Бәрәңге утырту өчен технология буенча җир 8-10 гралуска кадәр җылынырга тиеш. Халык сынамышлары буенча - бу каен чәчәккә бөреләнә башлаган вакыт. Берәр атнага соңга калсаң да, зыян түгел, чөнки бәрәңге җылы туфракны ярата.

24 нче  апреленнән  2020 нче елның   ГБУ Комплекслы  халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Өмет утравы”тарафыннан  Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 еллыкны бәйрәм итүгә багышланган “Георгий тасмасы” акциясе  старт  алды. 

Һава торышы уңай булу сәбәпле, район кырларында язгы кыр эшләре тулы куәтенә бара. Бүгенге көндә 4900 гектар мәйданда чәчелгән, бу планның 25% ын тәшкил итә.

ТР территориясендә көндез һәм кич белән 2020 елның 9 маенда 14 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр урыны белән яшенле, көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метр, урыны белән көнчыгыш районнарда 24 метрга кадәр.

РФ Хөкүмәтенең 24.04.202020 ел, № 576 карары белән 2020 елда федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләре билгеләнде.

Юбилей көне алдыннан Югары Ослан районы ветераннары белән фотографияләр туплыйбыз.


7
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Иртәгә, 8 май көнне, 9: 00 сәгатьтә, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре белән видеоэлемтә оештырылачак.

2019 елның 24 февраленнән 2020 елның 15 апреленә кадәр Югары Ослан муниципаль районында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Сугыш мизгелләре Китап хәтерендә» дип исемләнгән буктрейлерлар конкурсы узды.

Югары Ослан муниципаль районы Советының гомуми бүлеге тарафыннан атна саен ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты, министрлыклар, ведомстволардан кергән контроль хатларның үтәлеше буенча анализ үткәрелә. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре аерым контрольдә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында федераль бюджеттан финанслана торган крестьян  хуҗалыкларын булдыру һәм үстерү проектларын гамәлгә ашыру өчен «Агростартап-2020» гранты буенча конкурс сайлап алуы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International