Яңа коронавирус йогышын кисәтү буенча оператив штаб утырышы беркетмәсен үтәү йөзеннән, Югары Ослан муниципаль районының барлык гомуми белем бирү учреждениеләре 1 апрельдән дистанцион укыту формасына күчәләр.
2020 елның 24 мартында дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау эшен оештыру мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында семинар узды.
2020 нче елның 23 нче мартында Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Плоховлар Александр Петрович һәм Анастасия Николаевнаның 50 ел бергә гомер итүләрен, алтын туйларын билгеләп үттеләр. Аларның Союзы хөрмәткә лаек һәм яшь буын өчен үрнәк булып тора. Бу гаиләдә татулык һәм мәхәббәт хөкем сөрә. Балалар һәм оныкларның ихлас бәйләнеш, хөрмәт һәм мәхәббәт үрнәген күрүләре бик әйбәт.
Югары Ослан районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең гаилә белән эшләү буенча белгече мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Без төрле - без тигез» дип исемләнгән клуб дәресе үткәрде.
Бүген, 24 мартта, район башлыгы Марат Зиатдинов гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте. 5 кеше түбәндәге сораулар буенча кабул ителде: җир, крестьян хуҗалыгы булдыру һәм Никольский торак пунктындагы элеккеге кибет бинасын ремонтлау, авыл мәдәният йортын урнаштыру.
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Тимиряев гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте.
Татарстанда 86,5 млн сумлык 36 ташламалы ипотека кредиты бирелгән. 1 млрд. 656 млн. сумлык 713 гариза хупланды инде. Беренче кредитларны «Россельхозбанк” ның Татарстан төбәк филиалы бирә башлады.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек белән бәйле вәзгыятьне мониторинглау буенча оператив штаб утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 25 мартында төнлә һәм көндез урыны белән бозлавык көтелә (Казанда төнлә һәм иртән).
Хөрмәтле район халкы!
Коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралуын кисәтү һәм булдырмау максатларында салым органнары салым инспекцияләренә килүне Максималь Дәрәҗәдә чикләргә тәкъдим итә.