ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2019 ел
җомга

Бүген Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Тимиряев агымдагы сораулар буенча башкарма комитет аппараты белән эшлекле киңәшмә үткәрде.

5 нче ноябрь көнне Куралово мәдәният йорты пенсионерлар арасында үткәрелгән «Балкыш» үзешчән артистлар фестивалендә катнашучыларны кабул итте.

Тула-Россиянең иң борынгы шәһәрләренең берсе. Туланың Герой-шәһәре самавыр һәм прәннекләр белән генә түгел, Тула Кремленең искиткеч архитектурасы белән дә данлыклы.

Кичә, 5 декабрьдә, район башлыгы Марат Зыятдинов Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов рәислегендә узган Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Совет утырышында катнашты.


5
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

4 декабрьдә район гомуми белем бирү учреждениеләренең 11 нче сыйныфын тәмамлаучы 100 укучы урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенә керү шарты буларак йомгаклау иншасы яздылар.

Совет гаскәрләренең Мәскәү астында контрһөҗүм башланган көне, 78 ел элек 5-6 декабрь, совет гаскәрләре Мәскәү сугышы барышында контрһөҗүмгә күчәләр.

Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Тимиряев рәислегендә административ комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Кичә район Башкарма комитетында хезмәт (вазифа) тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия утырышы булды. Гаризаларны карау йомгаклары буенча комиссия тарафыннан тиешле карарлар кабул ителде.

 "Идел" яшьләр үзәгендә 2019 елның 2-4 декабрендә узган "балалар иҗтимагый кабул итү бүлмәсе" проектының чираттагы сменасы тәмамланды.

6 декабрьдән 7 декабрьгә кадәр Мамадыш шәһәрендә авыл районнарының иң көчле ирләр һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International