ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 17 декабрендә 15 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенең Югары Ослан районара тикшерү бүлеге җитәкчесе, хокук саклау органнарының ятроген җинаятьләр, хокукка каршы гамәлләре һәм хезмәт хакын түләмәү, шулай ук Россия Тикшерү комитеты органнары компетенциясенә караган башка мәсьәләләр буенча, ТР буенча Россия Тикшерү комитетының Югары Ослан районара тикшерү бүлегендә түбәндәге адрес буенча гражданнарны кабул итәчәк: Татарстан Республикасы, Югары Ослан авылы, Чехов ур., 70 Гражданнарны кабул итү буенча мәгълүмат 8(843-79)2-24-97 телефоны буенча.

Болытлы. Төнлә иртән урыны белән юеш кар һәм яңгыр; көндез явым-төшемсез.

Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р. М. Монасыйпов, төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык бүлеге белән берлектә, Печище авылы, Калинин урамы, 9 адресы буенча урнашкан авария хәлендәге йортка барды.

Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә «Каталей» дигән сирәк һәм матур исем белән туу теркәлде.

Кичә район Советының актлар залында «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары Ослан территориаль бүлеге советы утырышы булып узды.

Хөрмәтле Югары Ослан халкы һәм кунаклары! 6 декабрьдән Идел аша пассажирлар ташу өчен "Аракчино - Югары Ослан"маршруты буенча һава мендәрендәге ике судно эшләтеп җибәреләчәк. Беренче рейс Югары Ослан т.п. причалыннан 6.30 башлап хәрәкәт итә башлый.

Быел 11 айда «Халык контроле» системасына гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр саны, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, артмаган.

Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты түбәндәге буш вакансияләр турында хәбәр итә


4
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 4 ноябрендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан оештырылган «гаилә архивын тапшыр» конкурсының муниципаль этабы старт алды. ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, Гаилә тарихы призмасы аша туган як тарихын өйрәнү конкурсның максаты булып тора. 

Районыбызның талантлы пенсионерлары арасында «Балкыш» - «Сияние» республика фестиваленең сайлап алу туры дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International