ЯҢАЛЫКЛАР


25
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Килди авылында "Авыл җирлекләре биналарын капиталь ремонтлау» программасы кысаларында авыл җирлеге бинасына капиталь ремонт эшләре дәвам итә.

Югары Ослан муниципаль районының административ комиссиясе шәхси торак йортларны карап тотуга һәм авыл җирлекләре территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләренә ярашлы территорияне төзекләндерүгә карата төп таләпләрне аңлата.

Югары Ослан муниципаль районының Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искә төшерә.

Күпләрне"Дача амнистиясе озайтыламы?» дигән сорау кызыксындыра. 

Кичә Югары Ослан муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды, анда полиция, МЧС, Роспотребнадзор һәм Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль бүлеге вәкилләре катнашты.

Яр буе Морквашы авылында төзүчеләр бригадасы яңа модульле ФАП төзүне дәвам итәләр, анда авыл халкына медицина ярдәме күрсәтеләчәк.

Яр буе Морквашы авыл җирлеге һәм мәдәният йорты территориясендә төзекләндерү эшләре дәвам итә.

2019 елның 1 гыйнварыннан физик затлар тарафыннан «бердәм салым түләве» рәвешендә милек салымнарын түләүнең яңа формасы кертелде.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин чит ил активларын һәм счетларын ирекле декларацияләүнең өченче этабы турында Федераль законга кул куйды. Декларантлар үз активлары, банк счетлары һәм кертемнәре турында 2019 елның 3 июненнән 2020 елның 29 февраленә кадәр хәбәр итә ала. Махсус декларацияләр элеккечә теләсә кайсы территориаль салым органында һәм Россия Федераль салым хезмәтенең үзәк аппаратында кабул ителә.

2019 елның 24 июлендә «Элита” баш предприятиесе АҖ базасында көтүлек үрчетү буенча технологларның 41 нче Республика конкурсы узды. Бу конкурста безнең районнан Краснов Юрий Григорьевич, Карпова Юлия Александровна – «Красный Восток-Агро» АҖ зоотехник - селекционеры һәм ЛПХДАН Сибгатуллин Рамил Фәрит улы катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International