ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2019 ел
чәршәмбе

«Свияга» ату комплексында стендка ату буенча Россия Кубогының 2 нче этабы ярышлары кызганнан-кыза бара. Ярышларның икенче көнендә, траншей стендында микстта бөтен мактау пьедесталы Татарстан спортчылары белән тулды. Пьедесталның иң югары баскычына Анна Жемкова һәм Мичил Наговицын күтәрелделәр. Квалификациядә спортчылар мөмкин булган 150 мишеньнең ике 129 мишеньгә тия алдылар, ә финалда 44 не төгәл аттылар.


7
май, 2019 ел
сишәмбе

Икътисади үсеш министрлыгында территорияләрне үстерүнең бердәм механизмын булдырырга һәм илнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген яңа дәрәҗәгә чыгарырга мөмкинлек бирәчәк закон проектлары пакеты эшләнә.

Бүген Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен «Аз комплектлы балалар бакчалары шартларында белем бирүнең сыйфатын күтәрү " темасына семинар – практикум узды.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган чара узды. Бу көнне сугыш елларында күрсәткән батырлыклары һәм хезмәтләре өчен ветераннарга рәхмәт сүзләре «Иннополис лицее " ДАУ иҗат коллективы исеменнән яңгырады. Чыгыш ясаучылар тамашачыларны классик музыка, эстрада һәм халык җырлары башкарулары белән сөендерделәр, биюләрне башкару осталыгы белән шаккаттылар. Артистларның кәефләре дә күтәренке иде. Артистларга рәхмәт сүзләре белән " Браво!».

«Социаль туризм"технологиясе кысаларындаБөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгынбәйрәм итү алдыннан Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен Казан шәһәренең Җиңү паркынасәфәр оештырылды. Интернат-йортта яшәүчеләрпарк территориясендә 1418 агач һәм куакутыртылуы турында күп кенә яңа һәм кызыклынәрсәләр белделәр. Мәрмәр такталарындасугышта һәлак булган казанлыларның исемнәре белэн таныштылар.Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар. «Җиңү» ның 42 метрлы стеласына карап сокландылар: аның итәгенә бала белән ана һәм кылыч белән сугышчы-сакчыскульптур композициясе бизи. Паркта ачык һавада иске хәрби техника музее эшли.

Бүген Югары Ослан "Каенкай» балалар бакчасында педагоглар Җиңү көненә багышланган бәйрәм үткәрделәр.

6 май көнне "Иннополис" мәктәбенең 8 "б" сыйныфы укучылары Бөек Ватан сугышы елларында (19 декабрь, 1942 елда)  Елизаветино авылы янында сугышчан самолетларында шартлаган 3 совет очучысына куелган һәйкәлне буядылар, әйләнә-тирәсен җыештырдылар. 

Агымдагы елның 4 аенда районның авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан 1375 баш бозау алынган, бу узган елның шушы чорына карата 102% тәшкил итә, шул исәптән «КВ Агро» - 794 баш – 105%, «Заря агрофирмасы»  - 100 баш – 81%, Югары Ослан «Агрофирмасы» -291 баш. "Прокопьев А. И.» -166 баш, – 137%, калган КФХ – 24 баш.

ТР Президенты р. Н. Миңнеханов боерыгы белән 2019 елның 2 маеннан республикада территориаль подсистеманың идарә органнары һәм көчләре өчен гадәттән тыш хәл режимы кертелде, көзге авыл хуҗалыгы культураларының һәлак булуына китергән тискәре табигый факторлар нәтиҗәсендә, Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү укүздә тотыла.

Татарстанның Югары Ослан районында стендка ату буенча Россия Кубогының 2 нче этабы ярышлары тантаналы рәвештә ачылды. Турнир традицион булып тора һәм ел саен күпсанлы катнашучыларны җыя.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International