Вакыт бара, ел уза, буыннар үзгәрә. Кешеләр йөз ел элек аларның ата-бабалары яшәгән кебек яшәми инде. Бер гасыр эчендә яшәү рәвеше, көнкүреше, фикерләү ничә тапкыр үзгәрде. Үз йөзен үзгәртмәгән бердәнбер әйбер-әдәби классика. Татар халкы өчен ул-бөек шагыйрь, публицист, хәзерге татар теленә нигез салучы Габдулла Тукай.
Пасхаль бәйрәмнәре алдыннан бүген, 24 апрель көнне, Туган якны өйрәнү музеенда төрле яшьтәге мәктәп укучылары булган пасхаль күкәйне рәсемләү буенча мастер-класс узды.
Бүген Югары Ослан муниципаль район Советының утырышлар залында өченче чакырылыш район Советының кырык бишенче утырышы булып узды. Утырыш Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә узды.
Бүген Югары Ослан муниципаль район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре буенча Даими комиссиясе утырышы булды.
Бүген Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә кандидатураларны карау өчен Конкурс комиссиясе утырышы булды.
Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнар тарафыннан элек алынган кредитлар буенча процентлар түләү чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидияләр исәпләү һәм бирү дәвам итә.
Бүген нефть эшкәртү компаниясе вәкилләре авыл җирлекләре башлыклары һәм Башкарма комитет вәкиле Анна Фомина озатуында Югары Ослан муниципаль районының Бөек Ватан сугышы ветераннарын якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар һәм азык-төлектщн торган бүләкләр тапшырдылар.
25.11.2008 елдагы 273-ФЗ номерлы «Коррупциягә каршы көрәш турында» чыккан Федераль закон нигезендә Югары Ослан муниципаль районы җирле үзидарә органнарының кадрлар хезмәтләре муниципаль хезмәткәрләрнең, шулай ук аларның тормыш иптәше һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, милке һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр җыюны төгәллиләр.
Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә һәр граждан куркынычсызлык һәм гигиена таләпләренә җавап бирә торган шартларда хезмәт өчен дискриминациясез һәм федераль законда билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләменнән ким булмаган акчалата бүләккә, шулай ук эшсезлектән яклану хокукына ия.
Бүген район үзәк китапханәсендә шагыйрь, тәрҗемәче, драматург, әдәбият белгече, прозаик, Владимир Владимирович Набоковның тууына 120 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды. Укучылар игътибарына язучының иҗади һәм тормыш юлы турында әдәбият тәкъдим ителде. Шулай ук күргәзмәдә сез авторның каршылыклы һәм кабатланмас әсәрләре – «Лолита», «башка ярлар», «Подвиг», «Машенька», «казньга чакыру» һ. б. таба аласыз.