ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

25 апрель көнне Туган якны өйрәнү музеенда Югары Ослан мәктәбе укучылары белән «Чернобыль - горькая память» дигән музей дәресе узды.

Безнең районда Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды вәкиллеге эшли башлады. Анда кече һәм урта эшкуарлык субъектларына дәүләт ярдәме чаралары буенча гаризалар рәсмиләштергәндә актуаль мәгълүмат һәм ярдәм алырга мөмкин. Шулай ук Фонд вәкиле тарафыннан үзмәшгульләрне теркәү һәм консультация алып барыла.  

Чернобыль АЭСындагы һәлакәтнең 33 еллыгын билгеләп үтеп, үзәк район китапханәсе "Чернобыль кайгы көне" исемле китап күргәзмәсен тәкъдим итә. 

26 апрель – татар халык шагыйре, әдәби тәнкыйтьче, публицист, җәмәгать эшлеклесе һәм тәрҗемәче Габдулла Тукайның туган көне.

9 майда Россия халкыбызның Бөек Ватан сугышында батырлыгын билгеләп үтәчәк. Бу көн хәзерге Россия тарихында иң тантаналы һәм әһәмиятле бәйрәм – совет халкының фашизмга каршы авыр көрәштә бөек батырлыгы көне булды һәм шулай булып кала да. 

Мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү арасында күчүчәнлек проблемасы һәрвакыт актуаль. Түбән Ослан балалар бакчасы базасында мәгариф оешмалары педагоглары өчен «Балалар бакчасы һәм мәктәп эшендә күчүчәнлекне тормышка ашыру» темасына семинар-практикум булып узды. 

Кадерле дуслар! 
Сезне "Без – оныклары синең, Җиңү!"  дигщн Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган бәйрәм концертына чакырабыз. 

24 апрель көнне Югары Ослан авылының Яшүсмерләр клубы бинасында «Бердәм РОССИЯ» партиясеннән VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар тарафыннан Югары Ослан районы сайлаучылары белән алдан тавыш бирүдә катнашучылар очрашты.


24
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Кайбер гаммәви мәгълүмат чараларында гражданнарның күчемсез милек объектлары буларак теплица ясарга һәм бу салымнар өчен түләргә мәҗбүр булуы турында мәгълүмат пәйда булды. Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән «Бакчачылык һәм яшелчәчелек турында» законның күчемсез милек объектларына хокукларны кадастр исәбенә алу һәм теркәү тәртибен үзгәртмәвенә игътибар итә. 

Бүген көннең беренче яртысында муниципаль район башлыгы Марат Зиатдинов авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән язгы кыр эшләре мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International