ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2019 ел
җомга

12 апрельдә Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә партиянең җирле бүлегенең иң яхшы иҗтимагый кабул итү конкурсына йомгак ясалды.

Экологик халык белән Киләчәк шәһәре!

Икенчел чимал җыю акциясе Иннополиста Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәмендә узачак. Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен матбугат туры оештырылачак.

2019 елның 19 апрелендә гражданнарның сәламәтлеген саклауга һәм медицина ярдәменә хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан халык өчен "кайнар линия» телефоны ачылачак.

27 апрельдә районның бөтен территориясендә паркларда һәм скверларда, җәмәгать киңлекләрендә агачлар утырту буенча акцияләр үткәрү планлаштырыла. Районда яшәүче һәр кеше әлеге акциядә катнашып кына калмыйча, үз тәкъдимнәрен дә бирә ала.

2019 елның 15 апрелендә 11.00 сәгатьтә район Советының утырышлар залында өченче чакырылыш Югары Ослан муниципаль районы Советының чираттагы кырык дүртенче утырышы була.

Кичә видеоконфернция режимында авыл җирлекләре секретарьларын хуҗалык кенәгәсен алып бару буенча укыту булды.

Бүген Казанда «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы ассоциациясе тарафыннан «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» “Массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырту" журналист конкурсына йомгак ясала. Безнең районнан бүләкләү процедурасында ике кеше катнаша.

Югары Ослан муниципаль район Советының юридик бүлеге тарафыннан советның чираттагы утырышына әзерлек эшләре алып барыла.

"Татарстан Республикасы Милли музее» базасында ТАССРның 100 еллыгына багышланган «1917 елдан бирле Татарстанның тарихи-мәдәни мирасы» күргәзмәсендә тарихи-мәдәни мирасы белгечләренең 1 нче интеллектуаль ярышлары узды.

2019 елның 16 апрелендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяның һәм Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Рөстәм Галәвовның гражданнарның хезмәт хокукларын саклау мәсьәләләре буенча гражданнарны бергәләп кабул итүе узачак.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International