ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

19 нчы декабрьдә – кич, 20 нче декабрьдә - төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә көчле томан, Кар белән томалану 35 мм га кабәр диаметрда.

19 нчы декабрьдә ТР территориясендә көчле томан, кар белән каплану, кар булуы көтелә, бозлы яңгыр яву ихтимал.

19 нчы декабрьдә Коргузаның Свято – Никольский чиркәвендә святой Николай хөрмәтенә служба узды. Анда якын авыллардан да кеше җыелган иде.

Югары Ослан район Советының гомуми бүлеге атна саен ТР Президент Аппаратыннан, Министрлар Кабинетыннан, министрлык һәм ведомстволардан килгән  контроль хатларның үтәлешен анализлый. Гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр - аерым контрольдә.

Россия мәгариф Министрлыгының № 1513 от 07.11.2018 189 нчы номерлы “дәүләт йомгаклау аттестаөиясе турындагы приказы нигезендә район мәктәпләрендә 9 нчы сыйныф укучыларының белемнәрен тикшерү собеседованиесе чарасы бара. Бу укучының хәзерге көнгә рус теленнән һәм математикадан белем дәрәҗәсен билгеләү өчен эшләнә һәм динамиканы күрсәтә. Шуның белән бергә балаларның БДИ (ЕГЭ) га хәзерләнүен дә тәэмин итә.

Бүген Макыл балалар бакчасында бик күңелле көн: Ата – аналар, тәрбиячеләр, балалар  Яңа ел бәйрәменә хәзерләнә.

18 нче декабрьдә район китапханәсендә Югары Ослан мәктәбенең 2-4 нче сыйныф укучылары өчен М.В. Дружининаның 65 яшҗлегенә багышланган “Ә син нинди төстә?” әдәби сәгате оештырылды.


18
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

17-25 нче декабрь көннәрендә “Россиянең ел укытучысы” конкурсының район этабы үтәчәк. Аның максаты – укытучының иҗат потенциалын ачу, профессиональ хәзерлеген һәм социаль статусын билгеләү.

Шимбә, 22 нче декабрҗдә, районның төп чыршысын ачу тантанасы була.

18 нче декабрьдә район башлыгы Марат ЗиатдиновТР Президенты җитәкчелегендә узган ТР муниципаль берәмлекләренең 8 нче съездында катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International