ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

Алдан паромны 1 нче декабрьгә кадәр йөриячәк дигән хәбәр йөрде. Идел өстендә калын боз катламы барлыкка килү сәбәпле 27 нче ноябрь көнне сәгать 20.00 дә Югары Ослан – Казан паром хәрәкәте ябыла. Аның урынына тиздән боз юлы ачылачак.

27 нче ноябрьдә балалар китапханәсендә Югары Ослан мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары өчен “Нильс белән сәяхәт” дигән уен – викторина уздырылды. Бу чара Сельма Лагерлёфның 160 еллык юбилеена багышланган иде.

“Радуга” балалар бакчасына йөрүчеләр үзләренең тәрбиячеләре И.Николаева белән Туган якны өйрәнү музеена экскурсия ясады.

ТР ныэ экономика Министрлыгы залогсыз гына займ бәясен арттырды. ул хәзер 1 млн сум тәшкил итә. Бу яңалыклар эшмәкәрлекнең кече һәм урта субъектларына аларга алга таба бизнесны үстерү өчен  каралган.

26 нчы ноябрьдән 8 нче декабрьгә кадәр районда ВИЧ – инфекция профилактикасы буенча «кайнар линия» уза.

2016 нчы елның 29 нчы ноябреннән бирле Россия территориясендә “Юмарт сишәмбе” Бөтенроссия акциясе уздырыла.

12 нче декабрьдә сәгать 12.00 дән 20.00 гә кадәр РФ Президенты йөкләмәсе нигезендә дәүләт һәм җирле хакимият органнарында Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне игълан ителде.

Бүген, 27 нче ноябрьдә, район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Виктор Тимиряев  гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте.

Бүген, 27 нче ноябрьдә, район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте.

29 нчы ноябрьдә сәгать 10.00 нан 13.00 кә кадәр “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан региональ иҗтимагый приемныенда (Казан, К. Маркс ур., 31/7) социаль страхование дәүләт услугалары күрсәтү буенча тематик контроль уза. Кабул итүне ТР буенча ГУ РО ФСС идарәсе башлыгы Гайзатуллин Рамиль Ринатович оештыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International