ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2018 ел
сишәмбе

26 нчы февральдә Тула шәһәрендә авыр атлетика буенча 16-18 яшьлекләр арасында Россия беренчелеге узды. Анда 58 регионнан 377 атлет катнашты.

Хөрмәтле Югары Осланлылар!

Район музейларында һәм авыл җирлеге китапханәләрендә сугыш еллары хатларын эзләү эше дәвам итә.

Шәхси милек биләүчеләрнең кадастр инженеры хәзерләгән межа - чик һәм техник планы кайвакыт дөрес булып чыкмаска мөмкин. Шуның аркасында аларны учетка кертмичә кире кагалар. Документларны алдан ук тикшерергә мөмкин.


26
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

27 нче февральдә район культура йортында “Созвездие – Йолдызлык” фестиваленең сайлап алу этабы уздырылачак.

ТР ветераннар оешмалары арасында былтыр ветераннар тормышын массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртып бару буенча конкурс игълан ителгән иде. 16 нчы февральдә Республика ветераннар Советы пленумында аның нәтиҗәләре ясалды. Безнең районнан ветераннар катнашкан чаралар турында 46 материал басылган һәм алар 3 нче урынга чыкты, сертификат һәм акчалата премия белән бүләкләнде.

Бүген районның актлар залында район башлыгы урынбасары С.Осянин авыл җирлекләре башлыклары белән утырыш үткәрде.

Бүген районның актлар залында барлык предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән район башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә “Эшлекле дүшәмбе” узды.

Бүген Югары Осланның “Радуга” балалар бакчасында “Ел тәрбиячесе” дигән конкурсның зона этабы булып узды. Анда Апас, Кайбыч, Яшел Үзән, Югары Осланның иң көчле тәрбиячеләре катнашәты.

Хөрмәтле район үзәге һәм якын авыллар халкы!

27 нче февральдә сәгать 9.00 дан 11.00 гә кадәр “Бердәм Россия” политик партиясенең иҗтимагый приемныенда район башлыгы урынбасары С.Осянин гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итә. Аның темалары:


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International