6 нчы июньдә көндез Татарстан территориясендә көньяк-көнбатыштан секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил, яшенле яңгыр һәм боз булуы көтелә. Аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшем юк, көндез яңгыр, урыны белән яшен көтелә.
10 нчы июньдә “Свияжск калкулыклары” курорты территориясендә ”Геройлар узышы” дип аталган массакүләм спорт чарасы булачак.
Яңа Чабаксар шәһәрендә СШОР – 3 спорт комплексында ПФО буенча ачык чемпионат узды. Ул олимпия чемпионы Николай Колесников призына юнәлтелгән.
Май аенда ТР Президенты Р.Миннеханов җитәкчелегендә исерткеч эчемлекләрне ясау һәм сату буенча контроль Советының утырышы булып узды. Анда соңгы вакытта Татиарстанда савытларга тутырып сата торган исерткеч эчемлекләрне сату берничә тапкыр артуы турында сүз барды. Кайбер районнарда законсыз сатылган эчемлекләрдән агулану очраклары күбәйгән. Бу мәсьәләдә Югары Ослан районы да алгы планга чыккан.
1 нче июньдә Апаста ел саен уза торган балалар Сабантуе булып узды. Анда безнең районнан хореографик коллективлар “Задоринки” һәм “Ңемчужина”, шулай ук яшь вокалист Юлия Черменская барды.
6 нчы июньдә көндез Татарстан территориясендә көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил, яшенле яңгыр һәм боз булуы көтелә.
Изге Троица бәйрәме – һәр провославный кеше өчен бик мөһим бәйрәм. Риваятҗләргә караганда, нәкъ шул көннән чын христиан диненә ышану башлана. Инде Троица сынамышлары һәм йолалары гасырлардан гасырларга күчеп килгән.
Сезгә хәбәр итәбез: BЛ1 6кВ №21 «Печищи-Район үзәге» ПС 35 кВ Печищи һәм КТП №2108/250кВА «Молодежный цент» урамнарында 6-8 нче июнь көннәрендә ут сүнеп торачак.
Казанның 179 нчы номерлы мәктәбендә ярымфиналга чыккан 32 бала “Акыллылар” уены финалында катнашты. Уенның темасы – Свияжск һәм Болгар тарихы” иде. Бу тема Татарстан халкы гына түгел бөтен ьөчен бик актуаль тема булып тора. Инде 20 елдан бирле бу уен шундый якты булып кала бирә.
ТР Мәгариф Министрлыгы, “Татарстан варислары Союзы”, Россия укучылары бүлеге хәрәкәте белән берлектә профильле сәламәтләндерү лагерьлары оештыралар.