2 нче июньдә көннең икенче яртысында ТР территориясендә яшенле яңгыр, көнҗьк-көнбатыштан секундына 15-20 метр тизлектә җил, боз булуы көтелә.
Регионда әйләнә – тирә бизнесны яхшырту өчен РФ Хөкүмәтенең 2017 нче елның 31 нче январенда чыккан 147-р карары нигезендә РФ территориясендә инвестицияләрне киңәйтү өчен кирәк булган бизнес процедураларын җиңеләйтү өчен 12 максатчан модель расланган.
Югары Ослан муниципаль район Советы Юридик бүлек белгече урыны – вакантлы икәнен хәбәр итә. Квалификацион таләпләр: югары яисә урта профессиональ белем.
Кичә районның барлык авыл җирлеге башлыклары район башлыгы урынбасары С.Осянин җитәкчелегендә Казанда ТР Президенты Аппараты ел да үткәрә торган семинар – утырышта булып кайттылар.
1 нче июнь – балаларны саклау һәм яклау кцне». Бу олыларга балаларның хокукларын яклап, аларны бәхетле итәр өчен барлык шартларны да булдыру өчен көрәшүне сорый торган гомумхалык бәйрәме.
23 нче майда 11 беренче сыйныф укучысы фортопьяно классы буенча музыка дөньясына кереп китәр өчен Музыка галиҗанәпләре кулыннан ачкыч алды. Ул медаль формасында ясалган. Һәр яшь пианист әле аз гына вакыт үтүгә карамастан, үзенең талантын күрсәтте. Аларны бу һөнәргә остазлары А.Г. Стрельникова һәм Л.В. Хуртина өйрәтә. Концерт номерлары әкияттән өзекләр һәм төрле уеннар белән катнаштырылган иде.
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре май аенда 385 бозау җитештергән. Бу күрсәткеч узган елга караганда75 башка күбрәк дигән сүз.
2017 нче елның 5 ае эчендә районда 35 бала дөньяга килгән. Аларның 15-е – малай, 20-се – кыз бала.
29 майда гитара классы бүлеге укучылары өчен music – форум булып узды. Ул гитара музыкасы классикларына багышланган иде. Программага классикларның әсәрләре һәм аларны теоретик яктан анализлау кертелгән иде.
Кадерле Югары Ослан халкы!
Ел саен җәйнең беренче көнендә бик күңелле һәм якты бәйрәм уза. Ул безгә, олыларга, тагын бер кат балаларыбыз өчен ни дәрәҗәдә җаваплылык йөкләтелгән икәнен искә төшерү өчен яхшы. Без балаларыбыз тыныч, матур һәм ярату атмосферасында яшәсен өчен бар көчебезне кызганмаска тиеш.