Районда һәм аның торак пунктларында юлларны төзекләндерү эшләре дәвам итә.
10 нчы июльдә көндез Татарстан территориясендә көньяк-көнбатыштан секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил, яшенле яңгыр һәм боз булуы көтелә. Аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшем юк, көндез яңгыр, урыны белән яшен көтелә.
Район башлыгы Марат Зиатдинов традиө-ция буенча шимбә көнне район Советы һәм башкарма комитеты аппараты җитәкчеләре белән утырыш уздырды.
8 нче июльдә Куралово авылы клубында район башлыгы Марат Зиатдинов катнашында тантаналы рәвештә гаилә, сөю, тугырылык көне билгеләп үтелде.
Бүген район Советының актлар залында район башлыгы Марат Зиатдинов катнашында Сабантуй бәйрәменә йомгак ясалды.
Бүген Октябрьский авыл җирлегендә культура йортының художество җитәкчесе Н.И.Бочкарева һәм китапханз мөдире Азизова Г.Р. гаилә көненә багышлап, “Минем гаиләм – минем шатлыгым” акциясе үткәрделәр.
ТР да төзелгән социаль ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргәкомплекслы һәм эффектлы ярдәм күрсәтү йөзеннән районның яшүсмерләр клубында зона супервизиясе уздырылды.
Хөрмәтле Югары Ослан халкы!
Сезне гаилә, сөю һәм тугырылык көне белән тәбрик итәм. Барлык вакытта да гаилә җәмгыятьнең нигезе, мәхәббәт чыганагы, иртәгәге көнгә ышаныч һәм бер-береңә бирелгәнлек сыйфатларны берләштергән булган.
Бүген Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Виктор Тимиряев югары Ослан районы Башкарма комитеты аппараты белән киңәшмә уздырды.
6 нчы июльдә балалар китапханәсендә Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугырылык көненә багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Аны Мәхәббәтнең көче: изге Петр һәм Феврония” дип атадылар.