ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2017 ел
сишәмбе

Безнең районның Медицина хезмәткәре Цыганова Алевтина Владимировна табиблар арасында бара торган республикакүләм “Ак чәчәкләр” конкурсында 146 кеше арасында 3 иң яхшылар арасында калып финалга узды. Ә инде җиңүчене ТР ның сәламәтлекне саклау Министрлыгы каршындагы иҗтимагый Совет билгеләячәк.


29
май, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген район Советының актлар залында район башлыгы урынбасары, ведомствоара комиссия рәисе С.Осянин җитәкчелегендә халык дружиналары утырышы булып узды. Штаб җитәкчесе – Гөлия Камалетдинова, аның урынбасары – В.Токарев, членнары  МО МВД России «Верхнеуслонский» хезмәткәрләре һәм авыл җирлекләре башлыклары кергән бу җыелышта тагын бер тапкыр халык дружиналарының норматив базасы, составы, дежур тору графигы турында сүз барды.

27 май көнне Матюшино урта мәктәбенең олимпиада командасы КРК “Пирамида”га чакырылды. Укучыларыбыз Гаделшина Заринага (7 сыйныф) һәм Токарева Лия (11сыйныф) белән Гаделшина Янага (9 сыйныф), шулай ук аларның укытучылары Илгизәр Гаделшинга  Мәгариф һәм фән министрлыгының рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр  тапшырылды.

Казан тикшеренү технология университеты халык гореф-гадәтләренә игътибарны җәлеп итү, илебезгә карата горурлану һәм патриотик хисләр тәрбияләү максаты белән "Үткәннәргә таба алга – 2017” дигән иҗади конкурс үткәрде.

26нчы майда авимодельләр спорты буенча ярышлар узды. Алар Чувашия Республикасында үттеләр. F2B модельләренең күрсәтмә чыгышларында 9нчы сыйныф укучысы “Авиатор”түгәрәгенең әгъзасы Слушкин Михаил катнашты. Ә аның җитәкчесе А.М.Слушкин жюри әгъзасы буларак чакырылды. Мондый чараларда катнашу – фикердәшләр белән аралашу гына түгел, ә үзеңнең мөмкинлекләреңне бәяләү өчен дә бик кулай шарт.

 

Традиция буенча уздырыла торган “Эшлекле дүшәмбе” не бу юды район башлыгы урынбасары Сергей Осянин алып барды. Көн тәртибендә түбәндәге сораулар куелган иде:

29 нчы майда авыл җирлеге башлыклары җыелышы бик оператив һәм файдалы үтте. Сүз күбесенчә район территориясендәге чүп-чар өемнәре, яз буена урыныннан кузгалмаган кирәксез отходлар турында барды.

Бүген “эшлекле дүшәмбе” барышында район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре алдында хезмәт алдынгыларына лаеклы бүләкләр тапшырылды.

1 нче июньдә Халыкара балаларны яклау көнендә Казанның Халыклар дуслыгы йортында ТР ның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле министрлык һәм ведомстволар катнашында сәгать 10.00 нан 13.00 кә кадәр гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтәчәк.

29 нчы майда сәгать 11.00 дә Росреестр идарәсендә күчемсез милекне регистрацияләү буенча “Кайнар линия” көне үткәрелә. Җир чикләренең дөрес бүлү турындагы дөрес мәгълүматны алырга теләүчеләр 511-99-11 телефонына шалтырата ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International