Агымдагы елда "Агрофирма Заря" авыл хуҗалыгы предприятиесе 25 гектар җирдә күпьеллык куаклар утыртты. Алар арасында кара карлыган, җир җиләге, кура җиләк, алмагачлар бар. Начар һава торышы урнашуга карамастан, үсемлекләр әйбәт алынып китте.
Язгы көннәрдә авыл җирлекләрендә 37 мең агач һәм куак утыртылган. Аеруча яхшы эшне оештыручылар арасында Октябрьское, Татар Борнашы, Мәмәтхуҗа, Шеланга авыл җирлекләре бар.
Язгы көннәрдә авыл җирлекләрендә 37 мең агач һәм куак утыртылган. Аеруча яхшы эшне оештыручылар арасында Октябрьское, Татар Борнашы, Мәмәтхуҗа, Шеланга авыл җирлекләре бар.
29 нчы майда көндез Татарстанда көньяк – көнбатыштан секундына 15 метрдан 20 метрга кадәр көчле җил. Төнлә аяз, көндез яңгыр булуы көтелә.
ТР Министрлар Кабинетының 2017 нче елның 26 нчы маенда чыккан 1092 нче номерлы карары нигезендә Мшәдан һәм Ямбулатово авыл җирлекләренә юлларны төзәтер өчен 1 әр млн. бюджетара трансферт бүленеп бирелде. Ул акчалар юлга щебень салу өчен тотылачак.
Район китапханәчеләрен, китап фондын саклаучыларны, китап яратучыларны барысын да профессиональ бәйрәмнәре белән котлыйбыз!
28 нчы майда район Советының актлар залында Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булып узды.
Хөрмәтле район китапханәләре хезмәткәрләре!
Сезне профессиональ бәйрәмегез белән котлыйм!
25 нче майда Югары Ослан Үзәк шифаханәсендә янгын чыгу очрагында кешеләрне эвакуацияләү сораулары буенча тренировка булып узды.
23 май көнне 2017 елның «Иң яхшы мәктәп директоры” республика бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды. Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгының 23 майда чыккан 909/17 номерлы боерыгы нигезенендә Матюшино урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Илдус Әнвәр улы Шәрәфиев бәйгенең призёры булып танылды һәм бәйгенең грантына ия булды. Мәктәпнең укытучылар коллективы Илдус Әнвәр улын зур җиңүе белән тәбрик итә һәм алдагы эшчәнлегендә уңышлар тели.