ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2017 ел
җомга

Ел саен үза торган”Эковесна” республика экологик конкурсында районның балалар бакчалары бик актив катнашалар. Быел Макыл, “Радуга” балалар бакчалары белән бергә Макыл, Шеланга, Татар Борнашы мәктәпләре дә материалларын җибәрде. Барысына да уңышлар телик!
               

Бүген Югары Осланда старт алган “Бакчачы йорты – гаилә нигезе” дигән партия проекты ахырына якынлашты.

Авыл хуҗалыгы берәмлекләре апрель аенда 554 бозау (алдагы елга караганда 140 ка күбрәк) алган. Алар: ОАО «Красный Восток Агро» - 345 баш (88 гә күбрәк),   ООО «АПК «Заволжье» - 136 баш (46 га күбрәк), ООО «АФ Заря» - 15 баш (5 кә күбрәк), ә КФХ – 58 баш 1 башка гына күбрәк) бозау тудырганнар.     

12 нче майның кичендә һәм 13 нче майның төнендә ккөнбатыштвн көчле секундына 15-20 метрдагы көчле җил көтелә, ул урыны белән ул 23 секундына метрга җитәчәк.

Кичә Яшьләр клубындаТР Президенты каршындагы Предпринимательство Советы әгъзалары Югары Осланга чыгып “Бизнес һәм хакимият: ачык сөйләшү” дигән темага утырыш үткәрде. Аның эшендә ТР предпринимательләренең хокукларын яклау буенча Президентның вәкаләтле вәкиле Т.Д.Нагуманов, ТР ның төп федераль инспекторы Р.З.Тимерзянов, ТР прокуратурасының федераль законнарның үтәлеше буенча надзор  идарәсе җитәкчесе Р.Ф.Шәйдуллин, район башлыгы Марат Зиатдинов, Башкарма комитет җитәкчесе Л.С.Хәкимҗанов катнашты.

Районның гомуми бүлеге тарафыннан граңданнардан кеогән мөрәҗәгатьләр буенча йомгак ясала.

16 нчы майда сәгать 8.00 дән 12.00 гә кадәр ТР Росреестры Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның гаилә членнары өчен күчемсез милекне регистрацияләү сораулары буенча  бердәм “кайнар линия” көне үткәрә.


11
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген “Укучының культура көндәлеге” проекты кысаларында Югары Ослан Үзәк китапханәсендә конкурсның финалы узды.


10
май, 2017 ел
чәршәмбе

Бөек Җиңү көне алдыннан 500 ләп укытучы һәм укучылар “Үлемсез полк” акциясендә катнашты.

9 нчы майда Печище Мәдәният йортында Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм концерты узды. Бәйрәм концертын Куприянова А.Н. алып барды. Анда Печище укучылары үзләренең  номерларын күрсәттеләр.Кемдер сугыш турында җыр җырлады, кемнәрдер биюләрен күрсәттеләр.Моннан тыш, 7-9 нчы сыйныф кызлары, ансамбль булып оешып, заманча җырлар гына түгел, халык җырларын да җырладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International