ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

 Бүген район башлыгы урынбасары С.Осянин “Чемпион” спорт комплексына чыгып андагы 1 нче катта “Бердәм Россия” иҗтимагый приемные ачу, анда җиһазлар белән тәэмин итү турында утырыш үткәрде.

“Баланы яхшы белү өчен аның гаиләсен белергә кирәк”, – дип язган бөек педагог В.А.Сухомлинский. Шуңа күрә ата-аналарны класс эшенең актив катнашучылары итү – безнең бурычыбыз.

Һәр дүшәмбе иртәсе район башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә район Советы һәм Башкарма комитетының алдагы атнага план коруы белән башланып китә.

Бүген видеоконференция рәвешендә Армиягә язгы чакырылыш турында сүз барды.  Анда комиссия алдында яңа бурычлар куелды.

Район культура йортында композитор -  якташыбыз Риф Гатауллин тормышына багышланган “Туган ягым” дип исемләнгән сәхнәләштерелгән тамаша куелды.


1
апрель, 2017 ел
шимбә

Куралово мәктәбендә гражданлык һәм патриотизм программасын тормышка ашыру кысаларында район ветераннар Советы рәисе Р.Троицкая белән очрашу булды. Анда ведомство учетында торган ярдәмгә мохтаҗ балалар да бар иде.

Бүген Югары Ослан мәктәбе укучылары үзләренең укытучылары белән районның күп кенә сфера биналарында: даруханә, китапханә, кибет, “Чемпион” спорт комплексында булдылар, андагы хезмәткәрләр белән татарча әңгәмә алып барырга тырыштылар.

31 нче мартта район үзәк китапханәсендә “Моң” һәм “Диалог” клубы членнары өчен совет композиторы Борис Мокроусовка багышланган  “Онытылмас җыр лиригы” дип аталган музыкаль киоск булып узды.

1 нче апрель – көлке көне Аңа да карамастан, шимбә көнне Югары Ослан Советы һәм Башкарма комитеты җитәкчеләре район башлыгы җитәкчелегендә киңәшмәгә җыелдылар.


31
март, 2017 ел
җомга

Бүген, 31 нче мартта, район башлыгы Марат Зиатдинов ТР Президенты Рөстәм Миннеханов җитәкчелегендәге төзелеш сораулары буенча видеоконференциядә катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International