Район башлыгы урынбасаы С.Осянин, территориаль сайлау комиссиясе рәисе В.Постников, аның урынбасары И.Гилязиев Үзәк сайлау комиссиясе оештырган республика семинарында булып кайттылар.
Югары Ослан гимназиясендә химия предметы буенча тестирование узды. Анда 13 укучы 9 нчы сыйныфтан, 7 укучы 11 нче сыйныфтан катнашты.
Хөрмәтле Югары Ослан халкы! 31 нче мартта районның Үзәк китапханәсендә совет композиторы Борис Мокроусовның иҗатына багышланган “Кабтланмас лирик җыр остасы” дип аталган иҗат кичәсе узачак. Сез анда баян астында аның танылган җырларын ишетерсез.
30 март көне Югары Ослан муниципаль районы Макыл авыл җирлегендә Хуснутдиновлар гаиләсе Минувалий улы Харис һəм Хафиз кызы Налия 50 ел бергә тигез гомер итүләрен, алтын туйларын билгеләп үттеләр.50 ел бергə гомер итүлəре уңаеннан,хɵрмəт итеп юбилярларны ”Районның мактаулы юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.
2017 нче елның январенда чыккан Бердәм китап укучылар билетын гамәлгә ашу проекты өстендә ТР культура Министрлыгы, Информатизация һәм элемтә Министрлыгы, тагын муниципаль һәм дәүләт китапханәләре бергә эшләделәр. Бүгенге көндә бу проект буенча инде 1400 китапханә халыкка зезмәт күрсәтә.
17 нче мартта Республикада яшәүче балаларны 2 дәүләт теленә өйрәтү буенча “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” дигән конкурска старт бирелде.
Районның авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү предприятиеләренә менераль ашламалар бүлеп бирү кебек дәүләт ярдәме күрсәтелде.
Районның сәнгать йортында укучы балаларның Тукайның 131 еллыгына багышланган 29 нчы мартта Арчада узган «Арча ягы – данлы Тукай ягы» дигән балалар иҗат конкурсына барулары бик тә уңышлы булып чыкты.
27 нче февраль көнне Матюшино урта мәктәбендә башлангыч һөнәри трактористлар әзерләү курсларының язгы сессиясе тәмамланды. Курслар язгы каникуллар вакытында үтте. Курсантлар трактор йөртү, аны ремонтлау һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча практик дәресләр уздылар.
“Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе укытучылары 2нче мартта “Татарстан Республикасы Буа шәһәренең сәләтле балалар өчен булган лицей – интернат мәктәбе” МББУсе базасында узган “Заманча мәгарифтә инновацияләр һәм традицияләр” дигән Iнче республика фәнни-методик конференциясендә катнаштылар. Башлангыч сыйныфлар укытучысы, уку – укыту эшләре буенча директор урынбасары Бочкова М.Н., тарих укытучысы Дадыкина И.Н., география укытучысы һәм педагог – оештыручы Кукуль А.А.