ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Капиталь төзелеш объектларын йорт хуҗасы катнашыннан башка кадастра учетына бастырырга мөмкин. 2015 нче елда бу документ үз көченә кергәннән бирле дәүләт һәм үзидарә органнары  бу мәгълүматларны ТР ның  кадастра Палатасына җибәрәләр. kadastr.tatarstan.ru сайтыннда бу турыда махсус “Капиталь төзелеш объектлары турында белешмә” дигән бүлек бар. Анда Башкарма комитетлар рөхсәт биргән төзелеш объектларының исемлеге бирелгән.

Иннополис шәһәре Башкарма комитетының 2016 нчы елның 12 нче декабрендә чыккан 01-01/14 нче номерлы карары нигезендә “Иннополис шәһәре Башкарма комитетының административ-техник инспекциясе белән идарә итүче” вазифасына вакантлы урын конкурсы игълан ителде.

Иннополис шәһәре Башкарма комитетының 2016 нчы елның 12 нче декабрендә чыккан 01-01/15 нче номерлы карары нигезендә Иннополис шәһәре Башкарма комитетыны җитәкчесе урынбасары вазифасына вакантлы урын конкурсы игълан ителде.

ТР Министрлар Кабинетының 2016 нчы елның 20 нче январенда чыккан 44 нче номерлы карарын тормышка ашыру буенча ТР территориясендә алкоголь һәм этил спирты продукциясен сату һәм сатып алуда катнашучылар турында мәгълүмат бирүчеләргә материаль кызыксындыру билгеләнде.


13
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары В.Тимиряев гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте.

Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Л.Хәкимҗанов гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте.

13 декабрь  көнне Казанннын “Корстон” сәүдә  үзәгендә «Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновационн фикер” исемле XII бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бүләкләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры Ильдар Халиков тапшырды.

Бүген. 13 нче декабрьдә,  район башлыгы М.Зиатдинов гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте.

14 нче декабрҗдә район Советының чираттагы 17 нче утырышы булачак.

20 нче декабрьдә Казан, К.Маркс урамы, 61 нче йортта балигъ булмаган балалар мәсьәләләре буенча юридик консультация бирү максатында ТР ның бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Г.Л.Удачина гражданнарны кабул итә. Шул ук вакытта ТР ның Сәламәтлек саклау Министры А.Ю.Вафин да үзенең ярдәмен күрсәтәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International