ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Бүген, 1 нче ноябрьдә, Югары Ослан авыл җирлеге бинасында район иҗтимагый Советы членнары Р.Халиков, ООО «Экоавтотрейд» җитәкчесе  Алексей Цветков  һәм  Татьяна Наумова гражданнарны борчыган сораулары буенча кабул иттеләр.

Бүген район Башкаррма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары В.Тимиряев гражданнарны кабул итте.

Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте.

Бүген район башлыгы Марат Зиатдинов Татар Борнашы авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте. Аның белән очрашуга 2 кеше җир бүлеп бирү сораулары буенча килгән иде.

Агымдагы елның 10 аена районның ЗАГС бүлегендә 89 яңа туган  бала регистрацияләнгән. Аларның 23 е - беренче, 40 ы  – икенче, 22 се – өченче бала булып туган. 48 е – малай, 41 е – кызлар.

“Syndicate - 16” яшьләр бергәлеге Введенка Бистәсе укучылары өчен  автомобиль бәйрәме оештырды, шуның белән бергә авыл балаларына кино геройлары булып, хәзерге заман машинасы руле артында утырырга мөмкинлек туды.

Түбән Ослан авыл җирлегенең Первомайскаядан Карл Маркс урамына кадәр 1 млн. Грант исәбенә яңа суүткәргеч төзелә. Хәзерге көндә  горизонталь рәвештә 400 метр озынлыкто бораулау узды инде.

ТР ның яшьләр һәм спорт Министрлыгы быел “Үткәннәргә сәяхәт” дип аталган 7 нче республика конкурсы игълан итте. Аның максаты – яшьләр арасында патриотик хисләр тәрбияләү,  культура мирасына караган  туган як ресурсларын эченә алган яңа инновацион туристик проектлар эшләүгә тарту.

31 октябрь көнне Матюшино урта мәктәбенең башлангыч һөнәри әзерләү үзәгендә тракторчы курслары оештырылды. Дәресләр көзге каникуллар дәвамында көн саен 9:00дан 16:30 га хәтле үткәреләчәк.

ТР ның Пенсион Фонды хәбәр иткәнчә, ана капиталына өстәмә 25 000 сум акчаны алу өчен 1 ай калып баруын хәбәр итә. Ә гаризаны 30 нчы ноябрьдән дә соңга калмыйча бирергә кирәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International