ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2016 ел
сишәмбе

Традиция буенча дүшәмбе көнне авыл җирлекләре башлыкларын утырышка җыйдылар. Көн кадагына  дәүләт регистрациясе, кадастр, картография буенча Федералҗ хезмәт идарәсе бүлеге башлыгы Гөлсылу Гыйлмуллина квартираларны приватизацияләгәндә доверенность рәсмиләштерү сорауларын куйды.


1
август, 2016 ел
дүшәмбе

2016 нчы елның 7 ае эчендә районда 59 бала дөньяга килгән. Аларның 17 се – беренче бала, 27 се – икенче, 12 се – өченче, ә 3 се – 4 нче бала булып туган. Аларның 30 ы - малай, 29 ы – кыз балалар.

27 июль көнне  Югары Ослан муниципаль  районы Вахит авыл җирлегендә Фəйзуллинлар галиәсе Фəйзрəхмəн улы Анвəр  һәм Шəгиəхмет кызы Сəния 60 ел бергә тигез гомер итүләрен, алтын туйларын билгеләп үттеләр.

Халыкның коммуналь бурычлар түләвенең хәле турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рәшит Монасыйпов сөйләде:

Район авыл хуҗалыгы һәм сәүдә бүлегенең оператив күрсәткечләренә караганда агымдагы елның 1 нче августына орлык культуралары 5063 гектардан урып алынган Ул 12899 тонна тәшкил итә. КФХ «Пичугин В.А.»  90 га мәйданда һәм ООО «АФ Заря» - 555 га мәйданда инде урып-җыюны тәмамладылар.

Авыл җирлекләрендә авыл хуҗалыгын исәпкә алу процедурасының ничек баруы белән кызыксыну өчен Соболевское авыл җирлегенә юл тоттык. Ә бу авыл җирлеге халкы үз ишегалдында терлек – туар тотып, үз көнен күрә торган бердәнбер авыл, анда крестьян-фермер хуҗалыклары да күп.

31 нче июльдә Кильдеево авылында авыл көне булып узды. Мәйданга бу көнне бик күп кунаклар җыелды. Бәйрәмне Печище авылы халык ансамбле “Калинушка” башлап җибәрде. Алар өйдән-өйгә йөреп, халыкны бәйрәмгә чакырып йөрделәр.


28
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген район Советының актлар залында иҗтимагый Советның утырышы булып узды. Көн тәртибенә 3 төрле сорау куелган иде.

ТР Министрлар Кабинетының 22 нче июльдә чыккан ”2016 нчы елга барлык соөиаль демографик группаларының 1 кеше башына яшәү өчен кирәк булган минимум размеры” дигән карары нигезендә ТР да бер кеше башына эшләүчеләрнең -8141 сум, пенсионерларның - 6656 сум, балаларның – 8097 сум исәпләнә.

Хөрмәтле Югары Осланлылар!

Сезне 5-7 август көннәрендә Алабуга шәһәрендә уза торган Бөтенроссия Спасс ярминкәсенә чакырабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International