ЯҢАЛЫКЛАР


25
июль, 2016 ел
дүшәмбе

Традиция буенча бу атнанда “Эшлекле дүшәмбе” узды.

Бүгенге көндә ООО “Заря” предприятиесендә республика программасы буенча ремонтлау мастерское төзелеше бара. Аңа беркетелеп җылытылган автомашина ларны кую урыны да төзелә.

Бүген  актлар залында район башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә Югары Ослан район Советының 3 нче чакырылышының чираттагы  13 нче утырышы булып узды.

19 июль көнне Вахит авыл җирлеге депутаты Закирова Р.Ш. Матюшино урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары белән бергә “Ак чишмә”не  һәм Идел ярын чистарту өчен, экологик акция үткәрделәр.


24
июль, 2016 ел
якшәмбе

13 нче августта Кызыл Байрак авылында традицион Сәйдәш иҗатын яратучылар бәйрәме оештырылачак.

Поездның Петербург шәһәренә ашкынуын без ел буе көттек. Казан вокзалында Ленинград өлкәсенең Киров районындагы Истәлек вахтасына баручы эзләнүчеләр отрядлары кабат очрашты.

ТР ның 3 нче студентлар форумы быел Югары Осланда 14-19 нчы август көннәрендә үтәчәк. Гаризалар кабул итү инде башланды. Анда катнашучылар арасында бөтен республика ВУЗ һәм Ссузларыннан 1000 гә якын студент булачак. Форум кысаларында республиканың 2030 нчы елга кадәр социаль – экономик үсешен билгеләүче 8  юнәлештә эш алып барылачак. Бу: проект менеджменты, эшмәкәрлек, иҗади менеджмент, социаль юнәлеш, фән һәм инновацияләр, студентлар үзидарәсе, медиа һәм шәхси үсеш. Студентларны тагын культура программасы, спорт ярышлары, квестлар, фестиваль һәм концертлар көтә.

Клянчино авылында абыйлы-энеле Анатолий һәм Валентин Бакуриннар Смоленская чиркәвен аякка бастырырга кереште.


23
июль, 2016 ел
шимбә

Бу көннәрдә Татар Макылында авылның иң олы кешеләренең берсе Гөлкәбирә Галиәкбәр кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Туган көне үткән гасыр башларына туры килеп, гаять зур вакыйгаларга бай тормыш юлы кичкән ул. Еллар  аның гомерендә күп истәлекләр калдырган. Яшьтән колхоз эшендә булган. Сугыш башланганын Казанга әтисе белән базарга баргач ишетеп кайталар алар. Тормыш үзгәрә, ирләр сугышка алына, хәтта аның яшьтәшләре дә юллама алып фронтка китәләр. Авылда карт бабайлар белән хатын-кызлар да балалар гына кала. Җир эшен бабайлар өйрәтеп торалар, ә яшь кызлар пар ат  җигеп җир сукалыйлар башка эшлэрне башкаралар. Бар эшне дә фронт өчен кирәк дип тырышып, карусыз эшлиләр алар. Гари урманнарында агач кисү, Печищедән орлык ташу, Юматово урманыннан спирт завод өчен утын җитештерү, урак уру, көлтә бәйләү, ындыр сугу, Вязовойга Зөя аша ашлык илтү, бар да бар да аның йөрәгендә бүгендә кичә генә  булган күк саклана.  Һәрбер очрак турында әсбаплап сөйләп бирә ала.

Хөрмәтле сәүдә хезмәткәрләре һәм ветераннар!

Сезне профессиональ бәйрәмегез белән котлыйм!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International