Совет чорында СССР территориясендә Олимпия хәрәкәтенә һәм массакүләм спортны пропагандалауга зур игътибар бирелгән.
Районда Авыл хуҗалыгын исәпкә алу эшләре дәвам итә. 21 нче июльгә 61,8%шәхси хуҗалык, 29, 7%бакча участогы, 365 крестьян-фермер хуҗалыклары инде исәпкә алынды.
Агымдагы елда 10 авыл җирлеге үзара салым программасында катнаша. Бүгенге көндә Кильдеево, Соболевское, Коргуза, Мәмәтхуҗа авыл җирлекләрендә акча тапшыру эше тәмамланды. Бу эш Мәйдан һәм Октябрьский авы җирлекләрендә төгәлләнеп бара.
Татарстан Республикасының информатизация һәм элемтә Министрлыгы эш эзләүче гражданнарга Иннополис шәһәрендә вакансияләр барлыгын хәбәр итә.
Районның картлар һәм инвалидлар интернатында “Безнең кадерле ветераныбыз” дигән акция кысаларында уза торган “Иң матур территория” конкурсына нәтиҗәләр ясалды.
Бүген Югары Ослан районы сайлау комиссиясе членнары белән республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Экзам Гобәйдуллин һәм район башлыгы Марат Зиатдинов катнашында семинар-утырыш уздырылды.
Татарстан синоптиклары 22 нче июльдә метеорологик хәлләрнең интенсив үзгәрәчәген алдан кисәтә. Моның турында Татарстанның гадәттән тыш хәлләр Министрлыгы хәбәр итә.
Шеланга авылында 200 урынга исәпләнгән клуб төзелеше бара. Хәзерге вакытта түбә каркасын торгызу һәм бүлмә араларын бүлү эшләре бара. Алдагы көннәрдә стеналар һәм тәрәзәләр кую эшләре тәмамланган.
21 нче июльдә ТР ның дәүләт төзелеш надзоры инспекциясе тарафыннан Югары Ослан Башкарма комитетының район территориясендәге төзелеш объектларының бүленешен планлы рәвештә тикшерү булды. Тикшерү вакытында норматив актлар, эшчәнлек алып баруның кагыйдәләре, вазифалар аңлатылды.
Югары Ослан муниципаль районы Советы юридик бүлеккә баш белгеч вакансиясе барлыгын хәбәр итә.