ЯҢАЛЫКЛАР


21
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген районның Югары Ослан урта мәктәбе территориясендә мини – футбол мәйданчыгының тантаналы ачылышы булды. Бу Татарстан авыл җирлекләрендә универсаль спорт мәйданчыклары төзү программасына кертелгән төзелеш. Аның гомуми лимиты 2 484.78 мең сум тәшкил итә.

19 нчы июль көнне Печище авыл культура йорты һм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен Нептун бәйрәме оештырды.


19
июль, 2016 ел
сишәмбе

Бүген районга кырлардагы эш барышының хәлен карарга дип “Ак Барс Холдинг компаниясе” директоры И.М.Егоров килеп китте. Аны АПК “Заволжье”ның Шелангадагы бүлегендә район башлыгы М.Зиатдинов каршы алды.

Кичә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары В.Тимиряев район гражданнарын шәхси сораулары буенча кабул итте.

Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Л.С.Хәкимҗанов  гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте.

19 нчы июнь көнне Югары Ослан авыл җирлеге Башкармса комитеты бинасында район башлыгы урынбасары С.Осянин һәм авыл җирлеге башлыгы урынбасары В.Раков, 10 нчы сайлау округы депутаты М. Зиатдинов, иҗтимагый совет члены отеө Владимир гражданнарны кабул итте.

28 нче июльдә 23 сәгать 59 минутта твоя-Россия.рф сайтында Россия Банкы банкнотында 200 һәм 2 000 сумлык акчаларга - Яңа банкнот символларына тавыш бирү төгәлләнә.

18 нче июльдә Иннополис шәһәренең А.С.Попов исемендәге технопаркында Президент Академиясенең җәйге кампусы” дигән Халыкара форумның тантаналы ачылышы булды. Анда РФ хөкүмәте рәисе урынбасары А.В.Дворкович, Татарстан Президенты Р.Миннеханов, РАНХиГС ректоры В.А.Мау, РФ мәгариф министры урынбасары А.Б.Повалко, бик күп компанияләрдән вәкилләр катнашты.

ТР ның информатизация министрлыгы хәбәр итүенчә, 20 нче июль көнне Космосның элемтә спутнигында регламент – профилактик планлы эшләр үткәреләчәк. Шул сәбәпле элемтә каналлрында федераль һәм республика программалары тукталып торачак.

Бүген Иннополиста шәһәр һәм республика халкы өчен бик зур әһәмияткә ия булган яңа медицина үзәге эшли башлый. Анда бик күп турле авыруларның профилактикасы һәм диагностикасы узачак. Шуның белән бергә спорт медицинасы дигән яңа төшенчә дә тормышка ашырылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International