Кичә Введенка Бистәсе мәктәбендә “Ел укучысы – 2016” дигән укучылар арасындагы конкурс үткәрелде. Аның 1 нче этабына 11 мәктәптән 13 укучының портфолиосы җибәрелгән иде. Бу конкурсның төп максаты – иң яхшы укучыларны барлау, класстан тыш эшләрдә актив катнашучыларны, һәм шәхси күрсәткечләре булган укучыларны билгеләү.
Россия МЧС ының Татарстан идарәсе көчле давыл вакытында су транспорты белән сәяхәткә чыгудан баш тартырга чакыра.
Агымдагы елның 4 ае нәтиҗәләренә караганда, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында 11642 баш эре мөгезле терлек санала. Бу күрсәткеч узган елга караганда 436 башка артыграк.
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Л.Хәкимҗанов җитәкчелегендә район административ комиссиясе утырышы булып узды. Анда ТР ның КоАП 3.6 маддәсенең 1 нче бүлеге буенча закон бозу очраклары турында сүз барды. Территорияләрдәге төзекләндерү кагыйдәләрен бозу очраклары Вахит, Соболевское, Октябрьский, Килди, Печище, Яр Морквашы авыл җирлекләрендә күзәтелә.
ТР ның гидрометеорология һәм тирә - як мөхитен мониторинглау идарәсе республикада көчле давыл булачагын хәбәр итә.
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыкларының соңгы биргән мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә 10239 гектар җиргә чәчү узган, бу күрсәткеч 52% тәшкил итә.
30 нчы апрельдән”Югары Ослан – Казан” рейсы автобусыТүбән Ослан авылына керсен өчен 89655927554 телефонына шалтыратып алдан әйтергә кирәк. Аның расписаниесе: 6.15; 10.15; 16.15 сәгатьләрдә.
Һәр елның 9 нчы маенда илебез Бөек Җиңү бәйрәмен билгеләп үтә. Бүгенге көндә дә ул үзенең популярлыгын һәм традицияләрен югалтмый. Халык күңелендә Җиңү шатлыгы озак елларга уелып калган. Яз көннәрендә шундый бәхетне бүләк итүчеләргә дан җырлана бу көнне.
Бүген район башлыгы Марат Зиатдинов Макыл авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте. Очрашуга 5 кеше җир бүлеп бирү, торак мәсьәләсе, Истәлекләр китабына үзгәрешләр кертү сорауларын күтәрде.
Коргуза авылында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митингны авыл җирлеге башлыгы В.Карасев башлап җибәрде. Үзенең чыгышында ул җыелган күп халыкны бу олы бәйрәм белән котлады, алга таба тыныч көннәр аяз күк, матур эшләр теләде.