15 нче майда Гаилә көне билгеләп үтелә. Ямбулатово башлангыч мәктәбе китапханәчесе Л.Лидонова һәм культура хезмәткәрләре Гущина Наталья, Кудрявцева Нина “Мин һәм минем гаиләм” дигән чара уздырдылар.
Район Пенсион фонды бүлеге башлыгы Л.Яруллин әйтүенчә, агымдагы елның январеннан бирле аналарга 28 сертификат бирелгән. 28 гаилә 11 млн 751 мең сум акча торак хәлен яхшыртуга тотылган, 22 гаиләгә ул 430 мең сум булып бер тапкыр гына түләнгән.
Югары Ослан районы Башкарма комитеты Территориаль үсеш бүлегенә әйдәп баручы белгеч урынының вакантлы икәнен хәбәр итә.
17 нче майда ТР ның һәрбер Росреестр идарәләрендә сәгать 8.00 дән 17.00 гә кадәр “Кайнар линия” үткәрелә. Анда җирне, күчемсез милекне регистрацияләү, госпошлина түләү, дача җирләре мәсьәләләре буенча һәркем шалтырата ала.
17 нче майда Халыкара “Балалар ышаныч телефоны” көне уздырыла. Аның төп максаты – балаларның ышанычын яулау. Аларның проблемаларына игътибарны юнәлтү.
11 нче майда Куралово авылының Эшчеләр урамындагы16-17 нче номерлы йортлары янында бу йортларда яшәүчеләр торак инспекциясе вәкилләре белән очраштылар. Аларның бу йортларда ремонт ясаучы К ООО «Монолит» подрядчикларына бернинди дәгъвасы да юк, эш темплары бик яхшы бара.
Татарстандагы милли ашларның йолаларын һәм төрләрен саклап калу һәм халык арасында тарату йөзеннән 5 нче майда Югары Ослан районында Милли ашлар көне уздырыла.
Бүген район башлыгы урынбасары Сергей Осянин, Сабантуй бәйрәмен үткәрү буенча оештыру комитетының җитәкчесе буларак бәйрәм үткәреләсе урында эшлекле утырыш уздырды.
Ватанына хезмәт итү һәр ир кешенең бурычы. Бу намус эше генә түгел, зур җаваплылык та. Шуңа күрә яшьләрне патриотик тәрбияләү һәм хәрби хезмәттә катнашуга тарту өчен районның яшьләр клубында призывниклар көне уздырылды.
Ел саен Татарстан республикасы чит төбәкләрдә Сабантуй үткәрүне үз өстенә ала. Бу юлы безнең Югары Ослан районына Сабантуйны үткәрү Чуваш Республикасы туры килде.