ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2016 ел
чәршәмбе

ТР ның Министрлар Кабинеты каршындагы “Экономик һәм социаль тикшеренүләр Үзәге” дәүләт бюджет учреждениесе күрсәткечләренә караганда 2016 нчы елның 19 – 26 февраль аралыгында төп сату товарларының бәясе үзгәргән.

Яз җитү сәбәпле, янгын чыгу куркынычы да арта. Бу чорда, билгеле булганча, җыелган чүп-чарны яга башлыйлар. Шуңа күрә табигатьтә бик гади генә кагыйдәләрне үтәү дә җитә.

2016 нчы елның 2 аена авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары тарафыннан 3827 центнер ит җитештерелгән, аның яртысы КФХ «Пашков С.И.» фермасында үстерелгән дуңгыз ите.

8 нче март алдыннан  Яшьләр клубы район культура йортында мини-футбол буенча спорт ярышлары уздырды.

Оператив отчетларга караганда, 1 нче мартка авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары 27509 центнер сөт савып алган. Бу күрсәткеч 2015 нче елга караганда 7 11 центнерга күбрәк.

Иннополис шәһәренең кеше яши торган участогында икенчел чималны җыю өчен контейнерлар куелган. Гади генә җыяр өчен дуаль  метод кулланыла. Бу бер үк контейнерга бар чимал – шешәләр дә, макулатура да, полиэтелен да салына дигән сүз. Аннан соң бу контейнерлар сортировка базаларына озатыла. Анда аларны махсус укытылган белгечләр төрле бүлекләргә бүләләр һәм яңадан эшкәртелүгә җибәрәләр.

2016 нчы елның 6 нчы мартында Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының 11 авыл җирлеге территориясендә гражданнарның үзара салым кертү һәм аны куллану мәсьәләләре буенча җирле референдумда тавыш бирү оештырылды.

8 нче март көнне һава торышы үзгәреп, температура күтәрелгәнгә күрә Татарстанда ачылган боз аша йөрү юллары ябылды.


8
март, 2016 ел
сишәмбе

Канаш авылында 7 нче март көнне  хәйрия ярминкәсе булып узды.

6 нчы март көнне Куралово авыы культура йортында “8 нче мартта хатын-кызларга дан җырлыйбыз” исемле концерт программасы булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International