ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2016 ел
җомга

20-21 нче февраль көннәрендә Казанда Халыкара баян һәм аккордеон бәйрәме булып узды.

ООО «БарсЭлитСтрой» 5 нче ноябрьдә 24 квартиралы йортны инде төзеп бетергән иде. Бу көнгә кадәр анда квартиралар бүленеп бетмәгәнлектән кешеләр күченмәде.

Халыкара гражданнар оборонасы көне 1931 нче елда барлыкка килә. Ә МОГО Генераль Ассамблеясы карары нигезендә 1972 нче елның 1 нче мартыннан бирле бәйрәм ителә. Бу бердәнбер халыкара дәрәҗәдә специальләшкән хөкүмәтара оешма.


25
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Район үзәген төзекләндерү һәм матурлату район җитәкчеләренең иң төп бурычы санала. Әгәр 40 ел элеккеге документларга карасаң, аны төзекләндерүне санаган пунктлар да үзгәрмәгән диярлек, тик коткару станциясе генә юкка чыккан (Башкарма комитетның 72 нче номерлы карары: 1972 нче ел, 20 нче март).

Бүген “Чемпион” спорт комплексында районның 11 нче сыйныф укучылары арасында ГТО фестивале узды. Укучылар арасында 7 спорт төре буенча нормативлар үтәлеше конкурсы булды.

Районның ЕДДВ пультына үзган атнада 112 телефонына 33, 2-22-40 телефонына 52 хәбәр килде.

Макыл авылында ООО “Стройград” подряд оешмасы тарафыннан клуб һәм китапханәне ремонтлау эшләре бара. Бүгенге көндә анда тәрәзә рамнарын алмаштырдылар, яңа стена күтәрү, идән плитәләре җәю эшләре бара.

Сезнең исегезгә агачларны куллану тәртибен тагын бер кат төшерәбез: “Идел буе урманчылыгы” дәүләт казна учреждениесе чикләрендә урнашкан урманнарны саклау, куллану буенча төп нигез булып лесоустройство материаллары тора.

Налогның иң мөһим элементы – льготалар. Аларның төрләре күп: кайбер налог түләүчеләрнең налог суммасы кимү, кайберәүләрнең налоглардан бөтенләй азат ителүе.

Боз – ул шугалак формасындагы кар. Ул бигрәк тә автомобиль юлларында һәм тротуарларда ката. Шуңа күрә юл хәләкәтләренең күбесе шул бозлавык аркасында килеп чыга. Кеше я үзе таеп егыла, я аның өстенә килеп керәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International