Кичә район культура йортында кеше бик күп җыйналды.
Югары Ослан районы башлыгы Марат Зиатдиновның Рәхмәт хаты белән сәламәтлекне саклау өлкәсендә озак еллар лаеклы хезмәт күрсәткәне өчен район шифаханәсенең дезинфикаторы Абдуллина Нурфия Гомәр кызы һәм авыл хуҗалыгы тармагы үсешендә үзеннән зур өлеш керткәне өчен “Идел” авыл хуҗалыгы комплексының элеккеге җитәкчесе Гатин Ринат Гомәр улы бүләкләнде.
25 нче февральдә районның админитрация залында сәгать 11.00 дән 13.00 сәгатькә кадәр район халкынТР ның юстиция министры урынбасары М.М.Ибятов кабул итә.
Бүген район Советының утырышлар залында Югары Ослан муниципаль районы Уставы проектын кабул итү буенча халык алдында чыгыш ясадылар. Аны районның юридик бүлеге башлыгы Н.Пичугина укыды.
Февраль аенда район мәктәпләрендә Форпост отряды тарафыннан Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Советлар Союзы Георойлары – Татарстанлылар” дигән темага лекцияләр циклы уздырыла.
Хәзерге көндә җәяүлеләрнең киемендә яктырткыч элементлар булдыру турындагы тема бик актуальләшеп китте. Ул нәрсә, ни өчен һәм кайчан кулланыла соң?
Хөрмәтле Югары Осланлылар!“ Россия гаиләләре өчен торак” федераль программасын тормышка ашыру өчен экономкласста торак алу хокукына ия булган гражданнарны конкурста катнашырга чакырабыз.
Кичә Югары Ослан урта мәктәбендә “2016 нчы елның иң яхшы сыйныф җитәкчесе” дигән конкурсның финалы узды. Районнан 16 укытучы катнашты анда, ә финалга 4 кеше чыкты: Сарбаева Наталья Павловна (Куралово), Хохлова Ирина Вячеславовна (Яр Морквашы), Сакина Людмила Александровна (Коргуза), Сабитова Руфия Радифовна (Иннополис шәһәре).
Районның Үзәк китапханәсендә быелгы елның октябрендә билгеләп үтеләчәк районның юбилеена багышланган китап күргәзмәсе еештырылды.
ООО «БарсЭлитСтрой» подряд оешмасы тарафыннан 4,9 млн сум лимит белән Клянчино авылында 50 урынлык авыл клубы төзелә.