Республиканың яшьләр һәм спорт Министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2016 нчы елда беренче волейбол уеннары Иннополис шәһәрендә башланып китте. Бу турнирда шәһәр учреждениеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре һәм Иннополис университеты студентлары катнашты. Уеннарда Иннополис мэры Егор Иванов та ярышты.
Югары Ослан районында 1 нче февральдән Туган тел айлыгы башланып китте. Ул айлык вакытында уза торган чаралар районда яшәүче халыкны да, мәктәп укучыларын да туган телебезне өйрәнергә, дәүләт теле буларак саклап калырга, традиция һәм йолаларыбызны онытмаска, бер-береңә игътибарлы һәм түземле булуга, туган телебезне яратуга юнәлдерелгән.
Бүген Башкарма комитет җитәкчесе Л.Х.Хәкимҗанов Югары Ослан райны административ комиссиясенең чираттагы утырышын үткәрде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасының экономик һәм социаль үсеше Үзәге дәүләт учреждениесе күзәтүләренә караганда 2016 нчы елның 29 нчы январеннан 5 нче февраленә кадәр республика авыл һәм шәһәрләрендә сату товарларына бәяләр үзгәрде. Аны сайттан карап белергә була.
ТР ның авыл хуҗалыгы һәм сәүдә Министрлыгының Югары Осландагы идарәсе 2016 нчы елның 24 нче февралендә Агробизнес хезмәткәрләрен хәзерли торган Татар институтында умартачылар өчен “Умартачылыкны үстерүнең эффектлылыгын күтәрү” дигән укыту курслары узачагын хәбәр итә.
Кадерле дуслар! Сезне 12 нче февраль көнне сәгать 17.00 гә Гашыйклар көненә багышланган “Яратуга күп җырлар багышланган” дигән концертка чакырып калабыз.
Январь ае эчендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан 14081 өентнер сөт җитештерелде.
Февраль аенда безнең районның 2 кешесе Авыл хуҗалыгы һәм сәүдә Министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнде: Пичугиен В.А. – фермер хуҗалыгы башлыгы, Калеева Н.В. - «КапиталГрупп» баш хисапчысы.
Бүген район Советының актлар залында ТР ның хезмәт һәм халыкны социаль яклау Министры белән очрашу булды.
Узган шимбәдә Макыл амбулаториясендә “Ак халатлы фәрештәләр” дигән темага булачак табиблар тәрбияләү буенча ачык ишекләр көне булып узды.