Югары Ослан районы сайты республиканың район һәм шәһәр сайтлары арасында тагын беренчеләр сафында. Бу хакта бүген ТР ның информатизация Министрлыгы коллегиясендә хәбәр иттеләр. Татарстан Президенты Р.Миннеханов бу лаеклы эш өчен район башлыгы М.Зиатдиновка бүләк тапшырды. Бу районның әлеге өлкәдә эшен беренче таныту гына түгел. Җиңүләр моңа кадәр дә булды.
Бүген ТР ның информатизация Министрлыгында “Татарстан Республикасының офиөаль порталы” системасы эшенә йомгаклар ясалды
Макыл авыл җирлегендә авыллардагы хәрби хезмәт итү мәсьәләләре һәм аларны учетка кую белән шөгыльләнүчеләрнең Район военкомат бүлеге вәкиле Н.Ширягин белән очрашуы булып узды.
Бүген район Советы залында ТР ның халыкны социаль яклау һәм эшле итү Министры Эльмира Зарипова катнашында күп балалы һәм аеруча ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә куркынычсыз яшәү шартлары тудыру мәсҗьләләре буенча зона утырышы булды.
9 нчы февраль көнне Татар Макыл авылына Татарстан Яңа гасыр программасы килде. Алар күптән түгел үзләренең алтын туйларын билгеләп үткән Богавеевларда кунак булдылар.
“Информатизациянең киләчәге Иннополим кулында һәм аның үсеше өчен”, - диде Президент Р.Миннеханов. Бу сүзләрне ул ТР ның Информатизация Министрлыгы коллегиясендәге чыгышында сөйләде.
Бүген Иннополис шәһәрендә Президент «ИТ-чемпион» да җиңүчеләрне бүләкләде.
Кичә Шеланга авыл җирлегендә район башлыгы урынбасары С.Осянин катнашында халык җыены булып узды.
Бүген районыбызда яшәүче татарлар тормышын өйрәнергә «ТНВ Планета» килеп китте. Кунаклар Макыл авылында узган алтын юбилярлар Багавиевлар гаиләсен, яңа төзелгән «Кояшкай» балалар бакчасында татарчага өйрәтүнең торышын, райондагы татар җыр-бию коллективлары эшчәнлеген, дин учаклары эшен төшерделәр.
ТР ның Росреестр идарәсе бик актуаль темаларга мәкаләләр сериясен дәвам итә. Бу юлы ул электрон рәвештә дәүләт услугаларын күрсәтү сервисларын үстерә. Бүгенге көндә Росреестрның www.rosreestr.ru порталында ведомствоның барлык база услугаларына да кереп була.