ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2020 ел
якшәмбе

"Вконтакте" да паром кичүе төркемендә хәбәр ителгәнчә, 12.05.2020 елда 6:00 сәгатьтә Казан - Югары Ослан паром кичүе эше яңадан башлана. Эш режимы 6: 00 дән 21:00 гә кадәр. Хәрәкәт интервалы 5-7 минут.

Макыл авыл җирлегендә яшәүче Воробьева Антонина Михайловна бүген үзенең туган көнен – 90 яшьлеген билгеләп үтә.

Хөрмәтле Воробьева Антонина Михайловна!
Югары Ослан муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты исеменнән юбилеегыз-90 яшь тулу уңаеннан иң изге, ихлас котлауларны кабул итегез!

Хөрмәтле Тугеев Николай Семенович!
Югары Ослан муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты исеменнән юбилеегыз-90 яшь тулу уңаеннан иң изге, ихлас котлауларны кабул итегез!

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 11 маенда көндез урыны белән яшен, көньяк җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.


9
май, 2020 ел
шимбә

Бер материалда бар нәрсә турында сөйләп булмый, әмма без 1945 елда безнең районда җиңүгә нинди юл булуын искә төшерергә тырышырбыз.

2020 нче елның 9 нчы маенда ТР Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин, Октябрь авыл җирлеге башлыгы Шамил Азизов, ветераннар оешмасы рәисе Клара Ибраһимова, мәдәният хезмәткәрләре Бөек җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан геройларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм 1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәл янында чәчәкләр куйдылар.

Бүген Макыл авыл җирлегенең Келәнче һәм Сәет авылларында Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган бәйрәм митингы булып узды.

Бүген, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, Килди авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янында чәчәкләр һәм веноклар салу тантанасы булды. Быел чара санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәү белән узды.

Бу бәйрәм елдан-ел ерагая бара. Канаш авыл җирлеге территориясендә ветераннар калмады, ике тыл ветераны исән-сау. Әмма без беркайчан да ата-бабаларыбызның Ирек, намус һәм имин тормыш хакына кылган каһарман гамәлләре турында онытмаска тиеш.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International