ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Тимиряев гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте.

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2019 елның 13 ноябрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.

Югары Ослан муниципаль районының педагогик хезмәткәрләрен аттестацияләүне оештыру кысаларында Югары Ослан гимназиясе базасында, квалификация таләпләренә (беренче яки югары) туры килү-килмәүне билгеләү максатыннан, аттестация үтәргә теләүче педагогик хезмәткәрләр өчен һөнәри тест үткәрелде. 

12-13 ноябрьдә район гомуми белем бирү учреждениеләренең 8 нче сыйныф укучылары төп гомуми белем бирү программалары буенча укучыларның фән дәрәҗәсен ачыклау максатыннан «Инглиз теле», «тарих», «Математика» фәннәреннән диагностик тест узалар.

Өстәмә белем бирү үзәге педагогы Печищи мәктәбендә эшләүче «кул эшләре шатлыгы» түгәрәк берләшмәсе җитәкчесе Антонина Банникова үз түгәрәгенең белем бирү программасы кысаларында сәйләннән үрү буенча дәресләр циклы үткәрә.

Югары Ослан муниципаль районы Советының гомуми бүлеге атна саен ТР Президенты Аппаратыннан, ТР Министрлар Кабинетыннан, министрлыклардан, ведомстволардан килгән контроль хатларның үтәлешенә анализ ясый. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре аерым контрольдә.

55 ел бергә гомер иткән кешеләрне котлау һәм мәхәббәтнең барлык сынауларны да узганын күрү бик дулкынландыргыч. 2019 елның 11 ноябрендә Макыл авыл җирлегендә зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче Фахриевлар Гомәр Нурулла улы һәм Гөлгенә Харис кызы 55 ел бергә гомер иткән изумруд туйларын билгеләп үтүче парларны котлау тантанасы булып узды.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә 1  ноябрьдән аграрчылар  өчен  ташламалы  лизинг механизмын  гамәлгә ашыруның Росагролизинг тарафыннан  үзгәртелүе  турында  хәбәр  итә: Паркны  яңартуның 2.0 программасы ОТП 2020 программасына кертелә.  

Берничә ел инде Борнаш авыл җирлегендә гражданнарның үзара салым принцибы буенча җирле территорияне үстерү программасы тормышка ашырыла.

2019 елның 11 ноябрендә 14.00 сәгатьтә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе – иҗтимагый торак комиссиясе рәисе В.С. Тимиряев рәислегендә иҗтимагый торак комиссиясе утырышы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International