ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2019 ел
шимбә

18  октябрь көнне «Югары Ослан муниципаль районының Мәгариф бүлеге» МКУ начальнигы Вилен Касыймов МСРК утырышын үткәрде.

18 октябрьдә хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе утырышы булды.
 
Утырышта Башкарма комитет җитәкчесе - хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе рәисе Виктор Тимиряев һәм «Югары Ослан муниципаль районының Мәгариф бүлеге» МКУ начальнигы Вилен Касыймов катнашты.


18
октябрь, 2019 ел
җомга

Яшьләр арасында хокукый культура тәрбияләү һәм хокук бозуларны профилактикалау максатыннан, 2019 елның 17 октябрендә район үзәк китапханәсендә «Син + Мин + ЗАКОН»дип исемләнгән чара узды. Бу чарага Югары Ослан гимназиясенең 10 – 11  сыйныф укучылары, Югары Ослан районы прокуроры, юстиция өлкән киңәшчесе Василий Егоров һәм Югары Ослан районы прокуроры ярдәмчесе, 1 класслы  юрист Алсу Данилова чакырылган иде.

Иҗтимагый совет әгъзасы Геннадий Матросов Печищи авыл җирлегендә үзара салымның финанс чараларын үзләштерү һәм эшләрне тикшерү үткәрде. 2019 ел эчендә урамнарны яктырту лампалары урнаштыру буенча эшләр башкарылды һәм су белән тәэмин итү системасын ремонтлау буенча 2018 елгы финанс чаралары калдыклары хисабына эшләр дәвам итте.

Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Тимиряев рәислегендә тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча комиссиянең чираттагы утырышы булды. Аның барышында районның предприятиеләре, оешмалары һәм шәхси эшмәкәрләре тарафыннан салым һәм иминият взнослары буенча бурычларны түләү, шулай ук закон нигезендә билгеләнгән минималь хезмәт хакыннан кимрәк хезмәт хакын түләүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

2019 елның 2 августында «Балалары булган гаиләләргә айлык түләүләр турында «Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» №305-ФЗ  Федераль закон кабул ителде.

Югары Ослан муниципаль районында «Демография» милли проектының «Бала туганда гаиләләргә финанс ярдәме» проектын тормышка ашыру максатларында үзәк район хастаханәсе җирлегендә булачак әниләр өчен «Аистенок»клубы дәресе узды. Чараны «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Анна Мөхәммәтҗанова үткәрде.

Бүген Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе Виктор Тимиряев агымдагы сораулар буенча Башкарма комитет аппараты белән эшлекле киңәшмә үткәрде.


17
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

17 октябрьдә Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров Югары  Ослан  районына  эш  сәфәре  белән  килде.   Сәфәрнең  төп  максаты  райондагы  вәзгыять белән,  аның  агросәнәгать  куәте һәм аның  үсеш  мөмкинлекләре  белән  танышу иде.  

Агымдагы елның октябрь аенда Югары Ослан муниципаль районының Контроль-хисап палатасы рәисе Лилия Хөрмәтуллина, тышкы муниципаль финанс тикшерүе органы буларак, КСП вәкаләтләрен тормышка ашыру кысаларында, Килди авыл җирлеге Башкарма комитетында бюджет чараларын нәтиҗәле һәм максатчан куллану мәсьәләләре буенча планлы тикшерү үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International