Югары Ослан районы прокуратурасы тарафыннан 11,52 граммлы наркотик чара – кокаин саклаган Төмән шәһәрендә яшәүчегә карата җинаять эше буенча гаепләү карары расланды. Тикшерү барышында күрсәтелгән затның «Инфинити» автомобилендә йөрүе һәм «Малиновка» ЮХИДИ постында туктатылуы ачыкланды. Полиция хезмәткәрләре аның сәер тәртибен күреп ала. Автомашина туктаганнан соң, ир кәгазь кабында төрелгән наркотик чараларны саклау фактын яшерергә маташа һәм аларны җиргә ташлый. Тик бу факт полиция хезмәткәрләре тарафыннан теркәлгән һәм тикшерү барышында ир-атның кылынган җинаятькә катнашы булуын раслый алган.
Югары Ослан районының җирле газетасы редакциясе агымдагы елның икенче яртыеллыгына язылуга йомгак ясады һәм районның иң яхшы элемтә бүлекчәләрен атады.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 2018 елда 1 нче августтан эшләгән пенсионерларның иминият пенсияләрен гаризасыз яңадан исәпләячәк. Ул узган ел иминият взнослары кергән барлык иминият пенсияләренә дә кагылачак.
Кичә Куралово авылында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең күчмә утырышы булды.
ЮХИДИ хезмәткәрләре Татарстанның Югары Ослан районында урнашкан «Дзержинец» лагерында булдылар.
2019 елның 26 июлендә "Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында 226-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителде.
Үз эшчәнлекләрен даими булмаган нигездә гамәлгә ашыручы авыл җирлеге вәкиллекле органы депутатларының керемнәрен декларацияләү үзенчәлекләре билгеләнгән.
Искәртеп узабыз, 27 июльдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов конкурс башлану турында игълан иткән иде.
31 нче июльдә кич белән, 2019 нчы елның 1 нче августында төнлә һәм көндез көчле яңгыр көтелә.
2019 елның 1 августында иртән һәм көндез төньяк - көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга кадәр.
Бүген 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек кысаларында регистраторларның укуы узды.