ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасы бюджетыннан 2019 елда федераль бюджеттан финансланучы үсемлекчелек һәм терлекчелек тармакларын үстерүнең максатчан күрсәткечләренә ирешүгә ярдәм итү өчен авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә субсидияләр бирү өчен документлар кабул итү дәвам итә. 

Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә мөмкинлекләре чикләнгән балаларга аерым игътибар бирелә.

Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнар тарафыннан элек алынган кредитлар буенча процентлар түләү чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидияләр исәпләү һәм бирү дәвам итә. 

30 май көнне Макыл балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе булып узды.  Бу һәр бала һәм аның ата-аналары өчен аерым вакыйга. Әле күптән түгел генә ул балалар бакчасына йөри башлаган кебек, ә бүген инде башлангыч сыйныф укучысы.

31 майда кич белән, 2019 елның 1 июнендә төнлә һәм көннең беренче яртысында Татарстан Республикасы буенча урыны белән көнбатыш җилнең 15-20 м/с кадәр көчәюе көтелә, урыны белән көчле яңгыр.

2019 елның 29 маенда Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Тимиряев һәм Югары Ослан муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы рәисе Елена Колесова Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында 2019 елның гыйнвар-апрель айларында җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2019 елның маенда көтелүче үтәлеше мәсьәләләре буенча чираттагы киңәшмәдә катнаштылар.   

Ай саен Югары Ослан муниципаль район Советының гомуми бүлеге Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүгә йомгак ясый.

Татарстан Республикасы Президентының «2019 елның 1 июленнән 2023 елның 31 июненә кадәрге чорга Үзәк округ хәрби суды эшен тәэмин итү өчен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең присяжный утырышчыларына кандидатлар исемлекләрен һәм запас исемлекләрен төзү турында» гы 179 номерлы боерыгы нигезендә хәзерге вакытта Үзәк округ хәрби суды эшен тәэмин итү өчен присяжный утырышчыларга кандидатлар исемлеген формалаштыру һәм анализлау эше дәвам итә.

Кайбер сәбәпләр буенча традицион шимбә киңәшмәсе бүген җомга көнне, майның соңгы көнендә үткәрелде. 

Бүген Югары Ослан районының  “Березка" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр педагоглар белән берлектә "Игътибар – балалар! " акциясендә актив катнаштылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International