ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2019 ел
чәршәмбе

15 майда кич белән Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгырлар, урыны белән көчле яңгыр, боз явуы ихтимал.  15-20 м/с кадәр, урыны белән 24 м/с кадәр җилнең көчәюе көтелә.

Хөрмәтле Югары Осланлылар, якташлар!

15 май да Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм 1993 елның 20 сентябрендә БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан оештырылган. "Халыкара гаилә көне" бәйрәме киң җәмәгатьчелек игътибарын гаилә проблемаларына җәлеп итү максатыннан оештырыла.

25.11.2008 елдагы 273-ФЗ номерлы «Коррупциягә каршы көрәш турында» Федераль закон нигезендә Югары Ослан муниципаль районы җирле үзидарә органнарының кадрлар хезмәте муниципаль хезмәткәрләрнең, шулай ук аларның тормыш иптәшләренең һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, милке һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында бирелгән белешмәләргә анализ үткәрә. Мондый мәгълүматларны тапшыруның соңгы срогы 30 апрельдә булды.

Ата-аналарның, балаларның һәм педагогларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә җаваплы мөнәсәбәтен формалаштыруга һәм балигъ булмаган балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре кимүгә юнәлдерелгән кисәтү – профилактика эшен уздыру максатыннан 2019 елның 22 апреленнән 8 маена кадәр мәгариф оешмалары арасында «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен сакла һәм юл-транспорт һәлакәтләре булмаячак» дип исемләнгән муниципаль иҗади эшләр конкурсы узды.

ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Ю. З. Камалтынов хаты нигезендә 2012 елның гыйнварыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына-юбилярларга РФ Президентының 90 яшь тулу уңаеннан котлау хатлары тапшырыла.

«2014 – 2021 елларга ТР дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру чаралары кысаларында агымдагы елның 13 маеннан Казан шәһәрендә КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында «Финанс-бюджет сәясәте» һәм «Эш башкару нигезләре» программалары буенча хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү курслары уза.

Гаилә көнендә туган - тумачаларга мәхәббәтнең өлкән буынга хөрмәт һәм ата-бабаларыбыз турындагы истәлек белән тыгыз бәйләнгән булуын искә төшерү өчен сәбәп булып тора. Һәр гаиләнең зур гаилә тарихы бар, әмма барысы да үз бабаларын һәм әбиләрен белми.  

Бүген Тәтеш районында терлекчелектә агымдагы елның 4 аенда эш нәтиҗәләре буенча зона киңәшмәсе узды.

"Мемориал« Халыкара тарихи-мәгърифәтчелек, хәйрия һәм хокук саклау җәмгыяте, Д. С. Лихачев исемендәге Халыкара хәйрия фонды, Россия туган якны өйрәнү берлеге, Россия дәүләт гуманитар университетының төбәк тарихы һәм туган якны өйрәнү кафедрасы тарафыннан ел саен үткәрелә торган «Тарихтагы кеше” дигән конкурс үткәрелде. Анда Карахуҗа мәктәбе укучылары катнашты.  Алар үзләренең тикшеренүләрен сугышта һәм тылда гадәти кешеләр язмаларына багышладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International