ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген район китапханәсе, Югары Ослан гимназиясе, Матюшино мәктәбе, Октябрьский һәм Яр Морквашы авыл китапханәләре белән берлектә “Россия символлары. Әдәбият юбилейлары” Бөтенроссия олимпиадасы үткәрделәр.  Бу олимпиадаларны Россия дәүләт китапханәсе, Горький исемендәге әдәбият институты, Тарих һәм В.Даль исемендәге россия әдәбияты дәүләт музее һәм «Просвещение» нәшрияты игълан итте.

Хәзерге көндә ЗАГС та 30 % ташлама белән дәүләт услугаларын чиратсыз алу өчен ТР дәүләт услугалары Порталыннан электрон формада гариза гына җибәрү җитә.

23 нче ноябрьдә ТР территориясендә көчле яңгырлы кар, урыны белән 500-1000 метр күз күремендә  буран, секундына 17 - 22 метр тизлектә җил булуы көтелә, боз явуы ихтимал.

Бердәм дәүләт имтиханына укучылар да, ата-аналар да инде күнекте. Ләкин бу өлкәдәге үзгәрешләргә әле кеше әзер түгел.

21 нче ноябрьдә “Чемпион” спорт комплесында 2018-2019 нчы сезон“КЭС-БАСКЕТ” ярышлары узды.

22-24 нче  ноябрь көннәрендә Иркутск шәһәрендә Мәгариф өлкәсендә Халыкара Байкал Салоны уза. Ул мәгарифнең үтә күренмәле хәзерге заман технологияләрен апробацияләү өчен дискуссион мәйданчык ролен үти.

“Бердәм Россия” сәяси партиясенең 17 еллыгы уңаеннан Партия Президиумы генерал Советы 26 нчы ноябрьдән 2 нче декабрҗгә кадәр  гражданнарны кабул итәчәкләрен игълан итте.


21
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Владимир шәһәрендә 19-26 нчы ноябрь көннәрендә  яшүсмерләр арасында авыр атлетика буенча Россия беренчелеге уза.

Бүген, 21 нче ноябрьдә, Югары Ослан районының Хокук бозулар буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды.

Август аенда шәхси төзелеш башлаганда  һәм тәмамлаганда уведомление бирелү турындагы закон үз көченә керде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International