ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2018 ел
җомга

Бүген районның Яшьләр клубында класс җитәкчеләренең “Укыту – тәрбия мөхитендә психологик – педагогик аспектларны куллану” темасына семинары булып узды.

16 нчы ноябрьдә ТР территориясендә төнлә һәм иртә белән бераз янгыр,юеш кар,  бозлавык булуы ихтимал. Көнҗяк-көнбатыштан секундына 12 метрга кадәр җил.

“Социаль куркыныч хәлдә яшәүче гаиләләрдә балигъ булмаган балаларның хәлләрен мониторинглау” мәгълүмат системасына  4 сигнал картасы килде. Шуның нигезендә “Өмет утравы” социаль ярдәм күрсәтү Үзәге  профилактика субъектлары белән берлектә утырыш үткәрде.

Районның авыл хуҗалыгы отчетларының 24 нче формасы күрсәткечләренә караганда авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыкларында ит җитештерү 1 нче ноябрҗгә  21106 центнер тәшкил итә. Бу сан узган елга караганда 21 центнерга күбрәк  дигән сүз.

Районның авыл хуҗалыгы отчетларының 24 нче формасы күрсәткечләренә караганда авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыкларында сөт җитештерү 1 нче ноябрҗгә  149361 центнер тәшкил итә. Бу сан узган елга караганда 154  центнерга кимрәк  дигән сүз.


15
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Иннополис – гаилә шәһәре. Анда бүгенге көндә 3000 кешегә 661 бала.

Бүген «2013-2020 нче елларда авыл территорияләренең тотрыклы үсеше” программасы кысаларында Патрикеево авылында яңа суүткәргеч ачылуның тантаналы чарасы булып узды.

1-10 нчы декабрь көннәрендә “Жемчужина” юассейнында “Инвалидлар декадасы” акциясе узачак.

15-16 нчы ноябрь көннәрендәайон мәктәпләрендә 10 нче сыйныф укучыларының белемнәрен мониторинглау чарасы бара.

Йомгаклау сочинениесе – йомгаклау аттестациясенә кертелү билгесе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International