Район Башкарма комитетының 12.03.2018г. №240, от 13.07.2018г. №736, от 24.07.2018г. №№784, 785, 786, 787, 788, 789, 790, от 09.08.2018г. №№872, 875, от 13.08.2018г. №886, от 15.08.2018г. №№892, 893, от 31.08.2018г. №№963, 964, от 03.09.2018г. №972 карарлары нигезендә аренда хокукына ия булган торак пунктлары җирләренең бәясен арттыру буенча ачык аукцион үткәрү турында хәбәр итә.
Өлкәннәр көне – без әби бабайларыбызны төрле игътибарга күмә торган якты һәм күңелле бәйрәм. Бу бәйрәмне төрле илләрдә төрлечә үткәрәләр; өлкәннәрнең хокукларын яклауга багышланган төрлефестивальләр, конференцияләр һәм конгресслар, Иҗтимагый оешмаларның хәйрия акцияләре оештырыла.
“Өлкәннәр көне” кысаларында олы яшьтәгеләрнең күңелләрен күрү йөзеннән районның “Өмет утравы” дигән халыкка социаль ярдәм күрсәтү Үзәге яшь буын белән картлар арасында хат язышу оештырды. Шул акция ярдәмендә өлкән буын бер дә белмәгән яшьләрдән җылы сүзләрдән күңел җылылыгы бөркеп торган хатлар алды.
Хөрмәтле педагоглар һәм хезмәт ветераннары!
Һәр авылда да экономик яктан үзен тота алырлык кибетләр юк. Ләкин авылда 1 генә кеше яшәсә бә ул продуктларга һәм тормыш – көнкүреш әйберләренә мохтаҗ булып яшәргә тиеш түгел.
Шушы көннәрдә "Идел" яшьләр үзәгендә ТР яшь гражданнарының VII форумы старт алды.
Ел саен ПАО «Сбербанк России», ПАО «Банк ВТБ» һәм РФ хөкүмәтенең АО «Россельхозбанк» җитәкчелегендә “Регионнарның тотрыклы үсеше” иҗтимагый премиясе конкурсы игълан ителә дип хәбәр итә район Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге.
Бүген “Солнышко” балалар бакчасында педагогик хезмткәрләрнең аттестацияләүдә законнарның үзгәреше турында семинар будып узды.
Районның наркотикларга каршы комиссиясен Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов җитәкли. Бу юлы комиссия райондагы реабилитацион үзәкләрнең эшен тикшерде. Аларның икесе Татар Борнашы һәм Введенка Бистәсе авыл җирлекләрендә урнашкан. Ә калган 3 се кайда урнашканын беркем белми. Авыл җирлекләре халкы андый Үзәкләрнең үз күршесендә булуы белән риза түгел. Бу сорауны инде алар судка да биргән.
Узган якшәмбе көнне Казанда Яңа гасыр каналында төшерелгән “Тамчы шоу” да безнең район да катнашты.