Райондагы АО "Таткрахмалпатока"иң стабиль һәм хәзерге заман таләпләренә җавап бирүче предприятие булып санала.
Кичә Иннополиста район мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары ның семинары булып узды.
Бүген Югары Осланның “Салават күпере” балалар бакчасында “Табигать - туган йортыбыз” экология темасына практик конференция узды. Ул “Эко – школа/Зеленый флаг” халыкара программасы кысаларында узды. Аның эшендә Кама Тамагы, Тәтеш, Буа,Апас һәм Казан шәһәре тәрбиячеләре катнашты.
Район мәктәпләрендә 11 нче сыйныф укучыларының белемнәрен мониторинглау чарасы бара. Бу укучының хәзерге көнгә рус теленнән һәм математикадан белем дәрәҗәсен билгеләү өчен эшләнә һәм динамиканы күрсәтә. Шуның белән бергә балаларның БДИ (ЕГЭ) га хәзерләнүен дә тәэмин итә.
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә кышка кукуруздан силос салу эше бара.
Бүген, 20 нче сентябрьдә, район администрациясенең кече залында муниципадль хезмәткәрләрнең аттестациясе узды.
19 нчы сентябрьдә район Советында балигъ булмаган балалар белән эш һәм аларның хокуклары саклау буенча утырыш булып узды. Аның эшендә район прокуроры ярдәмчесе Лилия Ковалева, профилактика субъектлары, педагог-психологлар, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, өстәмә белем бирү учреждениеләре директорлары да катнашты.
“Эш шартларына махсус бәя” турындагы 4 26 нчы Федераль Закон һәм РФ Хезмәт Колексының 212 нче маддәсе нигезендә барлык җитәкчеләр эш урынында СОУТ үткәрергә тиеш. Әлеге Кодекс буенча сүз эшченең зарарлы хезмәт алып баруы өчен өстәмә акча түләнүе турында бара.
Югары Ослан мәктәбенең “Сигнал” дип аталган ЮИД отряды ГИБДД хезмәткәрләре белән берлектә Югары Осланда“Җәяүлеләр юлы” акциясе үткәрде.
Югары Ослан гимназиясенең яшь физкультура укытучысы Александр Орлов - World Skills Россия Чемпионаты җиңүчесе үзенең гимназиядә укытучы булып шли башлагандагы кичерешләре турында сөйләде һәм алга планнры белән дә уртаклашты.