ЯҢАЛЫКЛАР


16
сентябрь, 2018 ел
якшәмбе

Кичә Татар Борнашы мәкәбе дендрариенда куакларны утыртып бетерделәр. Бу юлы 100 төп юкә агачы утыртылды. Бу мәктәп дендрариен үстерүнең төп максаты – Татарстанның табигый флорасын саклап калу.


15
сентябрь, 2018 ел
шимбә

Районның медицина хезмәткәрләре Качалов исемендәге театрга экскурсия ясады. Алар бөтендөнья әдәбиятының иң күренекле драмасы булып саналган «Безумный день, или Женитьба Фигаро» постановкасын карады.Театр башланыр алдыннан директор А.Славутский  барлык тамашачыларны сәламләде. Үзенең коллекивының соңгы нәтиҗәләре һәм җиңүләре белән уртаклашты.

Бүген авыл хуҗалыгы ярминкәсендәге “Бакчачы көне – 2018” не  ТР Президенты Р.Миннеханов карап йөрде. Ярминкә “Казан” агропромышленность паркында оешкан иде.

Бүген Казанда беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсе булып узды. Анда безнең район да катнашты. Алар Авиатөзелеш районындагы “Бәхетле” кибете каршысында  сату итте.

16 нчы сентябрьдә ТР һәм Югары Ослан районы территориясендә 4 нче категорияле янгын чыгу ихтималы зур.


14
сентябрь, 2018 ел
җомга

15 нче сентябрьдән республиканың эре шәһәрләрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый.

11 нче сентябрьдә район китапханәләрендә А.И.Солженицынга 100 ел тулу уңаеннан чаралар башланып китте. Аның беренчесе “Үз Ватанының чын патриоты” дигән әдәби сәгать булды. Анда барлыгы  148 кеше катнашты.

Табигатьне саклау акциясе кысаларында Идел буе урманчылыгы белгечләре Югары Ослан районы  Башкарма комитеты белән берлектә трасса буендагы юл буен  каты отходлардан һәм чүп-чардан арындырды.

ТР Дәүләт советының җирле үзидарә һәм төзелеш Комитеты утырышында “Шеланга һәм Вахит авыл җирлекләре чикләре үзгәрүе” дигән законопроект каралды. Бу сорау буенча докладны район башлыгы урынбасары Сергей Осянин ясады.


13
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Безнең дәүләтнең иң төп бурычы – яшь буынны грамотный итеп тәрбияләү. ә кулланучылар хокукларын белү  бик мөһим һәм актуаль бурыч булып тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International