Бүген россия флагы көнендә Югары Осланда “Россия Триколоры” акциясе оештырылды.
19 нчы августта Мәйдан авылында “ Алма спасы! Исәнме!” дигән бәйрәм узды. Халыкны бәйрәм белән котларга Коргуза храмы настоятеле отец Петр килгән иде. Ул халыкка бәйрәмне исәпләп җыелган өчен зур рәхмәтен белдерде һәм сәламәтлек, бәхет теләде.
Районның мәгариф учреждениеләрендә ремонт һәм төзелеш эшләре тәмамланды. Анда косметик ремонт, терроризмга каршы сигнализация, янгынга каршы җиһазлар, клумбалар, буялган тәрәзә һәм ишекләр – барысы да 1 нче сентябрьдә балаларны каршы алырга әзер.
Хөрмәтле Югары Ослан халкы һәм кунаклары!
22 нче августта халык Россия Дәүләте флагы көнен бәйрәм итә. Дәүләт флагы үткәннең тарихын һәм киләчәкнең юлын билгели. Бу көн – чын мәгънәсенлдәге үз тарихы һәм үз иле белән горурланучы патриотлар бәйрәме. Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйм!
Кичә ТР Мәгариф Министры Рафис Борһанов яшь укытучылар белән очрашуда хәзерге заман укытучысының нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген әйтте.
22 нче августта Татарстан территориясендә көчле яшенле яңгыр, секундына 15-20 метр тизлектә җил белән яшен.
Зайцева Елизавета Константиновнага 21 нче августта 95 яшь тулды. Гомерен колхоз кырларында, терлек фермаларында төрле эшләр башкарып үткәргән бу ханым җилкәсеннән ачлык, ялангачлык, сугыш афәте, урман кисү – барысы да узган.
Хөрмәтле район мөселманнары, район халкы!
Сезне изге Корбан Гаете белән котлыйм! Бу бәйрәм җир йөзендәге барлык халыкны дуслаштыра, берләштерә торган, мохтаҗларга булыша, олыларга хөрмәт, балаларга тәрбия бирә торган изге бәйрәм.
18 нче августта сәгать 12.00 дә Кызыл байрак авылында традицион “Сәйдәш аланы” бәйрәме узды. Быел бу бәйрәмне ТР артистлары һәм массакүләм сәнгать эшлелеләре оештырды.
Югары Ослан район Советының гомуми бүлеге атна саен ТР Президент Аппаратыннан, Министрлар Кабинетыннан, министрлык һәм ведомстволардан килгән контроль хатларның үтәлешен анализлый. Гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр - аерым контрольдә.