Узган шимбәдә “Чемпион” спорт комплексында тренер-преподаватель МБУ ДО ДЮСШ Н.В. Лисин истәлегенә багышланган баскетбол ярышлары булып узды.
Григорьевларның зур гаиләсендә – зур бәйрәм! Григорьева Мария Михайловнага – 90 яшь! Бу көнгә чаклы әле ул бик яхшы күрә, көләч йөзле, әйбәт ишетә. Иң авыр 30-40 нчы елларга язмышы караса да, ул үз җилкәсеннән 13 яшьтән үк узган вакыйгалар турында гына уйлап утырмый, ә көн дә яшәргә омтыла.
24-25 нче март көннәрендә җәядән ату үзәге “Свияга” да Татарстан кубогының 2 нче этабы узачак. Анда түгәрәк һәм траншейный стендта 12 комплект награда уйнала.
Хөрмәтле Культура хезмәткәрләре!
Сезне профессиональ бәйрәмегез белән котлыйм! Бүген культура-агарту, китапханә, музей, халык коллективлары, үзешчән сәнгать коллективлары үзләренең бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Бүген Казанда 2 ай туктап торганнан соң шәһәр кешеләренең күпсанлы сораулары буенча авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады.
23 нче мартта муниципальара МВД России подполковнигы Сергей Карасев һәм профсоюзлар оешмасы рәисе Лилия Хөрмәтуллина ТР эчке эшләр органнарының отчет-сайлау конференциясендә катнаштылар. Мондый нәтиҗәләр 4 елга бер ясала. ОВД һәм ВВ РТ ветераннар советы рәисе Евгений Гатцук әйтүенчә, оешма эшчәнлеге кәнәгатьләнерлек. Оешма социаль һәм хокук яклау эшеннән тыш яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү өстендә дә эшли.
Районның картлар һәм инвалидлар интернатында яшәүчеләр өчен куелган Казанның Совет районы 30 нчы сәнгать мәктәбе тарафыннан куелган концерт яңа бүләккә тиң булды. Чөнки программаның һәр номеры картлар күңеленә үтеп керде, аларның кәефен күтәрде.
23 нче мартта районның профсоюз лидеры Лилия Хөрмәтуллина ТР һәм РФ дәүләт учреждениеләре Профсоюзларының утырышында катнашты.
Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе Хәкимҗанов Л.С. кабинетында Наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышы булып узды.
“Өмет утравы” халыкка социаль ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре Эльвира Сафиуллина, Горбачева Юлия һәм ФКУ УИИ УФСИН России РТ инспекторы Сергей Егоров Татар